Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Симет авылында яшәүче Муллаяновларга “Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен” медале тапшырылды [+фото]

- Без гади кешеләрне дә шулай зурлагач рәхмәт, - дип каршы алды Нурания апа белән Нәҗип абый район башлыгы Рәис Миңнехановны. Гадилек түбәнлек түгел, гадилек ул - бөеклек. Итәк тутырып балалар үстереп, илле бер ел эчендә тормышның әллә нинди катлаулылык­ларын да үткәреп яши-яши, олыгайган көнеңдә "Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен" медале...

- Без гади кешеләрне дә шулай зурлагач рәхмәт, - дип каршы алды Нурания апа белән Нәҗип абый район башлыгы Рәис Миңнехановны.

Гадилек түбәнлек түгел, гадилек ул - бөеклек. Итәк тутырып балалар үстереп, илле бер ел эчендә тормышның әллә нинди катлаулылык­ларын да үткәреп яши-яши, олыгайган көнеңдә "Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен" медале тапшырганнар икән, бу инде үзе зур дәрәҗә. Гаилә корып, озак еллар тигезлектә, шатлыгын да, кайгысын да бергә бүлешеп, тату, матур гомер кичерү бик сирәкләргә насыйп. Андыйлар күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең сайлап алынган парларыдыр.

Нурания апа авылның иң хөрмәтле абыстае. Нәҗип абый да дин юлында, соңгы юлга киткән авылдашларын да йоласына туры китереп озатуда үзеннән өлеш кертә. Бу бик зур вазыйфа. Үткән юлың мәгънәле, нәселең иманлы булганда гына авылдашлар ихтирамын яулап, мондый эшкә тотынырга мөмкин.

Хезмәт юлы үткәндә дә сынатмаган ир белән хатын. Урта белем алганнан соң, Минзәләдә укып белем алган гаилә башлыгы зоотехник, 35 ел ферма мөдире булып эшләгән. Ул җитәкләгән коллектив заманында районда алдынгылар сафында бара. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да фидакарь хезмәтләренә хө­күмәтнең мәртәбәле бү­лә­ге. Күрше Иске Мичән авылы кызы Нурания дә мәктәпне тәмамлауга фермага эшкә килә дә, лаеклы ялга киткәнче сарык­лар тәрбияли. "Сөям", "яратам" дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгел. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.

- Шөкер итеп яшәдек, ир-ат кызу булса да хатын-кызга сабыр итә белергә кирәк. Мәхәббәттән биг­рәк, бер-беребезгә хөрмәт белән карадык, - ди гаилә башлыгы. Ул-кызлары да шул үрнәктә тәрбияләнгән.

- Балаларга акыллы, тәр­типле яшәгез, кеше әйберсенә кагылмагыз, үзегез табыгыз, диеп үстердек, - дип Нурания апа сүзгә кушыла. Чыннан да ул-кызлар, хәзер инде оныклар да йөз кызартырлык түгел. Камәрия, Гадения, Азат, Самат, Булатның үз тормышлары. Биш балага унбер онык, бер оныкчык Муллаяновлар нәселендә. Төп нигездәге уллары Булат һәм килене Талиягә өч кыз үстерешәләр хәзер. Район башлыгы:

- Яхшы нәсел булгач, кабат ныклы гаиләләр барлыкка килә, шул рәвешле буыннар чылбыры өзелми, яшьләргә үрнәк булып гомер итүегезгә рәхмәт, - дип ихлас теләкләрен әйтте.

Хезмәт, балалар тәрбияләү белән беррәттән сәхнә тормышын да үз итеп яшәгәннәр алар. ...Яратам диеп әйтергә рөхсәтләр сорыйм мени... диеп җырлап та җибәрде Нәҗип абый тормыш иткән карчыгына мәхәббәтле карашын ташлап.

- Без әти-әнигә бик рәх­мәтле. Алар безне үс­терделәр, яхшы тәрбия бир­деләр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - диләр балалары. Аларның рәхмәт хисләренә кушылгандай, иң кечкенә онык - әтисе кулындагы ун айлык кызчык та үзенчә тавыш чыгарып елмаеп куйды. Затлы нәселнең куанычы әнә шул сабыйлар дими ни дисең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев