Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 12 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 12 сентябрь 2014 - 11:24
      Татарстан өчен лаеклы агачны сайлыйк
      Илебездә "Россия аллеясе" Бөтенроссия экологик-патриотик акциясе бара. Әлеге чарада һәр төбәк үз регионы өчен лаеклы агачны сайлый. Татарстанда әлегә юкә өстенлек итә. Аңа республикада тавыш бирүчеләр 36 процент тәшкил итә. Теләүчеләр http://ruspriroda.ru сайтына кереп, әлеге күрсәткечкә йогынты ясый алалар. Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.
    • 12 сентябрь 2014 - 09:35
      Мәче хуҗасына ташланган
      Август аенда Әтнә районында ике котыру очрагы расланды: Олы Әтнәдә һәм Күәмдә мәчеләре хуҗаларына ташланган. Соңыннан мәченең котырган булуы ачыкланган. "Бу урамда да карантин игълан ителә", - дип хәбәр иттеләр ветстанциядән. Әйтүләренчә, киләсе атнадан авылларга, шәхси хуҗалык терлекләренә украга каршы укол кадарга чыгалар, дип яза "Әтнә таңы" газетасы. Татар-Информ.
    • 12 сентябрь 2014 - 05:54
      Саба халкы сынатмас
      9 сентябрьдә Саба му­ни­ципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов "Саба дулкыннары" теле­радиокомпаниясендә радио тыңлаучылар белән турыдан-туры элемтә үткәрде.
    • 12 сентябрь 2014 - 05:44
      Районыбызда сайлауга килүчеләрне күңелле концерт программасы, бушлай кайнар коймак, чәй көтә
      Районыбызда сайлауларны бәйрәмчә үткәрү - күптәнге традиция. Тавыш бирүнең әле урамнан керәсе килмәгән сентябрь аена күчерелүе аны тагын да ямьлерәк итә. Районыбызда сайлаучыларны барысы 40 участокта көтәләр. Аларда сәүдә нокталары эшләячәк, олысын-яшен бушлай кайнар коймак, чәй белән сыйлаячаклар. "Безнең авыл җирлегендә Миңгәр, Тимершык, Кызыл Мишә участоклары сайлауга бүгеннән әзер. Тавыш...
    • 12 сентябрь 2014 - 05:25
      Казан-Шәмәрдән юлында җәяүлене машина бәрдергән [+фото]
      Дүшәмбе, 8 сентябрь көнне, 20 сәгать 30 минутта Казан-Шәмәрдән юлында "ВАЗ-21093" машинасы шоферы юлның тиеш булмаган урыныннан чыгып баручы җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, 1958 елгы зыян күрүче ир-ат төрле тән җәрәхәтләре белән Шәмәрдән хастаханәсенә, соңыннан Казанга озатыла. Фотолар һәм мәгълүмат ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
    Реклама