Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 17 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 17 сентябрь 2014 - 12:00
      2015 ел – Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде
      Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел - Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
    • 17 сентябрь 2014 - 11:53
      Тагын бер ир-атта түләмә чире шикләнелә
      Мәгълүм булганча, июль ахырында Кукмара районы Өлге авылында яшәүче бер ир-ат көтүдән авырып кайткан танасын суйганнан соң берничә көн узгач хәле авыраеп, шифаханәгә бара.
    • 17 сентябрь 2014 - 11:38
      Саба сәләтле балалар мәктәбендә “Чисталык дәресләре” узды
      Кичә 16 сентябрьдә Халыкара озон катламын саклау көне уңаеннан мәктәпләрдә "Чисталык дәресләре" узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган экология-агарту акциясендә экология инспекторы Ришат Билалов Саба сәләтле балалар мәктәбе укучылары белән очрашты.
    • 17 сентябрь 2014 - 10:09
      Хуҗалыкларда бәрәңге уңышын җыйнау башланды
      Бакчаларда, кырларда бәрәңге исе килә. Әмма соңгы елларда элеккеге кебек сабагы чабылганнан соң килә торган хуш китәрлек ис юк. Чөнки ул көзгә калмый, корып бетә. Район хуҗалыкларында да бәрәңге уңышын җыйнау башланды. Уңыш әллә ни мактанырлык түгел: кайдадыр, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына калган, бер төптән...
    • 17 сентябрь 2014 - 06:33
      Районда кабат юл-транспорт һәлакәте: корбаннар бар [фото]
      Тулырак мәгълүматны соңрак сайтыбызда урнаштырачакбыз. Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
    • 17 сентябрь 2014 - 05:31
      Фотохәбәрчебез Нурхан Дәүләтов республика бәйгесендә җиңү яулады
      Узган атнада Казанда июль аеннан баш­ланып киткән "Безнең респуб­лика: горурланабыз һәм яратабыз" бөтенреспублика конкурсына йомгак ясалды. Анда катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк иде. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары 6 номинациядә ачыкланды. Конкурста редакциядә 27 елдан артык фотохәбәрче булып эшләүче Нур­хан Дәүләтов "Хезмәт...
    • 17 сентябрь 2014 - 04:39
      Кабак бәйрәмендә катнашырга чакырабыз
      Көз керүгә, яшелчә үстерүчеләр кабак бәйгесенә әзерләнә башлый. Быел әлеге традицион чараның кечкенә генә юбилее да әле, бәйге 10нчы тапкыр үткәрелә.
    Реклама