Узган атнада Казанда июль аеннан башланып киткән "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" бөтенреспублика конкурсына йомгак ясалды. Анда катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк иде. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары 6 номинациядә ачыкланды. Конкурста редакциядә 27 елдан артык фотохәбәрче булып эшләүче Нурхан Дәүләтов "Хезмәт...
Узган атнада Казанда июль аеннан башланып киткән "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" бөтенреспублика конкурсына йомгак ясалды. Анда катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк иде. Бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары 6 номинациядә ачыкланды. Конкурста редакциядә 27 елдан артык фотохәбәрче булып эшләүче Нурхан Дәүләтов "Хезмәт кешеләре" номинациясендә 1нче урынны алып кайтты. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.


Нет комментариев