Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда бәрәңге уңышын җыйнау башланды

Бакчаларда, кырларда бәрәңге исе килә. Әмма соңгы елларда элеккеге кебек сабагы чабылганнан соң килә торган хуш китәрлек ис юк. Чөнки ул көзгә калмый, корып бетә. Район хуҗалыкларында да бәрәңге уңышын җыйнау башланды. Уңыш әллә ни мактанырлык түгел: кайдадыр, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына калган, бер төптән...

Бакчаларда, кырларда бәрәңге исе килә. Әмма соңгы елларда элеккеге кебек сабагы чабылганнан соң килә торган хуш китәрлек ис юк.

Чөнки ул көзгә калмый, корып бетә. Район хуҗалыкларында да бәрәңге уңышын җыйнау башланды. Уңыш әллә ни мактанырлык түгел: кайдадыр, сабакларның "котырып" үсеп тә, бәрәңге урынына коры тамыр гына калган, бер төптән бер-ике генә бүлбе чыгып, анысы да вак яисә эсседән йомшарып "пешкән". Шулай булса да, авыл хезмәтчәннәре алдында барына шөкер итеп, җыеп алу бурычы тора. Кышлыкка саклауга салгач та череп аптыратмаса да бик хуп. Бәрәңгенең һәр этабы саен көрәшә хәзер халык. Районда биш хуҗалыкта - "Явлаштау", "Сатыш", "Тимершык", "Юлбат" һәм "Шытсу" җәмгыятьләрендә барлыгы 250 гектардан артык игелде "икенче икмәк". Явлаштаулылар бәрәңгене җыйнап бетергәннәр. Биредә гектарыннан 90 центнер чыккан. "Сатыш" җәмгыятендә гектарыннан - 92, "Шытсу"да - 80, "Тимершык"та 75 центнер уңыш алалар.

"Юлбат" хуҗалыгында бәрәңге 50 гектарда үстерелгән. "Корылыкка да чыдам "Удача" сортын утыртканнар. Уңыш җыйнауга 14 сентябрьдә керешкәннәр иде. Ике көнгә җиде гектар мәйданны җыйнарга өлгергәннәр. Гектар уңышы - 64 центнер. Без кырга килгәндә иң беренче очраган кеше Фәнил Мансуров булды. "Беларусь" трактор арбасына бәрәңге төяп авылга кайтып барышы иде. Әмма җырлардагыча ак тәнле бәрәңге арасында балчыгы да хәйран күренде.

Бәрәңге алу комбайны Зөфәр Габдрахмановның "Беларусь" трак­торына тагылган. Саба аг­рар көллияте студентлары Илфаз Рәхимов, Илнур Корбанов, Алмаз Җәлилов, Рамил Сафин, Рәфыйк Гомәров беренчел эшкәртү үткәрәләр: балчыктан аралап торалар.

- Бәрәңге уңышына үсемлек чә­чәк аткан, бүлбеләр яралган вакытта яңгырлар булмау да тискәре йогынты ясады. Әмма зарланып утырып булмый, киләсе елны да кайгырту кирәк. Арышы җыелган кырны алдагы ел өчен эшкәртеп куйдык, - ди хуҗалык агрономы Фидәил Хисамиев.

Хуҗалыкларда силос салу, салам җыю, җир эшкәртү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев