Саба таңнары

23 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2014 - 11:05
    Яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә вакытыннан соңрак чыгу отышлырак итә
    Бу көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге халыкка автомат шалтыратулар ярдәмендә мәгълүмат бирү өчен киң масштаблы адреслы эш алып бара. Әгәр бүлектән хезмәт стажын раслату зарурлыгы мәсьәләсендә элемтәгә чыгалар икән, Пенсия фондының территориаль органына тиешле документлар белән барырга кирәк булачак. Автомат шалтыратулар 2002 елның 1 гыйнварына шәхси счетларында хезмәт стажы...
    756
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 09:54
    Районыбыз мәктәпләрендә балаларны эвакуацияләү буенча практик күнегүләр узды [+фото]
    20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Саба районының барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үзды. Айлык кысаларында мәктәп коллективы һәм укучылар өчен янгынга каршы инструктажлар үткәрелде, "Куркынычсызлык дәресләре", янгын чыккан очракта балаларны эвакуацияләү буенча практик күнегүләр узды.
    752
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 09:36
    Түтәлләрдә кавын-карбызлар тәгәрәшеп үскән [+фото]
    Күпләр бездәге һава шартларында карбыз үстерү бик четерекле дип уйлый. Әмма хәзер бакчачылар көньяк үсемлекләрен дә мулдан үстерергә өйрәнеп килә. Шулай да быел күпчелек бакчачылар карбыз-кавынны түгел, кыярларын да тләдән (гөблә) коткарып кала алмады. Ә менә Тимершык авылында яшәүче Зөмәрә Нуриева һәм Кече Кибәчедән Гөлүсә Фатыйхова карбыз үстерүнең бер авырлыгы...
    821
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 06:43
    Август аенда Саба районында 4 янгын очрагы теркәлде [+фотолар]
    Агымдагы елның август аенда Саба районы биләмәсендә 4 янгын очрагы теркәлде. Янгын районыбызнаң Явлаштау, Иләбәр, Лесхоз , Шәмәрдән авылларында килеп чыкты. Нәтиҗәдә, 1 буш йорт, 1 машина, 1 сарай янып яраксыз хәлгә килде, 1 күпфатирлы йортның түбәсе зыян курде. Саба район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе дознавателе И.Т.Хузин.
    783
    0
    0
  • 23 сентябрь 2014 - 05:50
    Лениногорск районында 9 бала анасы вафат булган [фото]
    Арабызда кемнәр генә юк. Бер карасаң, тормыш җиңел, илләр тыныч. Кибетләрдә ни теләсәң - шул бар. Ә менә Ситр­лар гаиләсе өчен дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк бер кеше җитми. Тугыз бала әниләрен сагынып яши. Лениногорск районының Тимәш авылында яшәүче Илдар Ситр 9 бала белән хатынсыз кала Илдар белән Ләйсән 1996...
    473
    0
    0
Реклама