Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә вакытыннан соңрак чыгу отышлырак итә

Бу көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге халыкка автомат шалтыратулар ярдәмендә мәгълүмат бирү өчен киң масштаблы адреслы эш алып бара. Әгәр бүлектән хезмәт стажын раслату зарурлыгы мәсьәләсендә элемтәгә чыгалар икән, Пенсия фондының территориаль органына тиешле документлар белән барырга кирәк булачак. Автомат шалтыратулар 2002 елның 1 гыйнварына шәхси счетларында хезмәт стажы...

Бу көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге халыкка автомат шалтыратулар ярдәмендә мәгълүмат бирү өчен киң масштаблы адреслы эш алып бара. Әгәр бүлектән хезмәт стажын раслату зарурлыгы мәсьәләсендә элемтәгә чыгалар икән, Пенсия фондының территориаль органына тиешле документлар белән барырга кирәк булачак. Автомат шалтыратулар 2002 елның 1 гыйнварына шәхси счетларында хезмәт стажы турында мәгълүмат булмаган кешеләргә генә кагыла. Бүлек федераль закон нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан гражданнарның пенсия хокукларын яңа кагыйдәләр нигезендә балларга күчереп исәпләүгә әзерләү буенча эш алып бара.

Яңа пенсия кагыйдәләре нинди булачак? Алар бүгенге пенсия исәпләү формуласыннан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге уңайдан без район пенсия фонды идарәсе начальнигы Рөстәм Хисмәтулловка мөрәҗәгать иттек.

-Яңа кагыйдәләр буенча булачак пенсионерның хезмәт стажына зур әһәмият биреләчәк,- диде җитәкче.- Ягъни беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә кертелә. Бу коэффициент буенча һәр ел саен, пенсия стажы һәм хезмәт хакы исәпкә алынып, кешенең хезмәт эшчәнлеге баллар белән бәяләнәчәк. Әлеге баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле булачак. Хезмәт хакы югары икән, баллар саны да арта. Шунысы мөһим, киләчәк пенсия күләме бары тик рәсми төстә бирелгән хезмәт хакыннан гына исәпләнәчәк. Конверттагысы керми. Әгәр эш бирүче үзенең хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына кертемнәрне тулы күләмдә күчермәгән булса, бу хезмәт хакы пенсия капиталын формалаштыруда катнаша алмаячак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффицентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк.

Яңа кагыйдәләр буенча, иминият пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 балл кирәк булачак. Ә 30 балл җыйнау өчен бер минималь хезмәт хакы күләменнән пенсия фондына кертем түләнгәндә - 30, ике минималь хезмәт хакыннан 15 ел эшләргә кирәк. Әмма бу кертемнәр тулысы белән булачак пенсиянең иминият өлешенә күчерелеп барган очракта гына шулай. Чөнки хезмәт кешесе кертемнәрнең 6 процентын пенсиянең тупланма өлешенә күчереп бару хокукына ия һәм бу хокук 2015 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Пенсиягә чыгу яше үзгәрми, ә хезмәт стажына ә 1,5 яшькәчә бала карау, хәрби хезмәт еллары, эшсезлек чоры, инвалид һәм өлкән яшьтәгеләрне, инвалид баланы карау еллары да керәчәк. Әлеге еллар өчен аерым коэффициентлар-баллар билгеләнәчәк. Әлеге шартлар үтәлмәгәндә, гражданнар пенсия фонды идарәсенә социаль пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итә ала, моның өчен хатын-кызларга - 60, ир-атларга 65 яшь тулган булуы кирәк. Ләкин социаль пенсиянең күләме дәүләт пенсиясеннән шактый ким булачак.

Яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә вакытыннан соңрак чыгу отышлырак итә. Ягъни ир кеше пенсия алмыйча 65 яшькә кадәр эшли икән, иминият пенсиясе автомат рәвештә 1,45 коэффициентына тапкырлана. Шулай итеп, пенсиягә соңрак чыгучылар отышлы вәзгыятьтә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X