Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түтәлләрдә кавын-карбызлар тәгәрәшеп үскән [+фото]

Күпләр бездәге һава шартларында карбыз үстерү бик четерекле дип уйлый. Әмма хәзер бакчачылар көньяк үсемлекләрен дә мулдан үстерергә өйрәнеп килә. Шулай да быел күпчелек бакчачылар карбыз-кавынны түгел, кыярларын да тләдән (гөблә) коткарып кала алмады. Ә менә Тимершык авылында яшәүче Зөмәрә Нуриева һәм Кече Кибәчедән Гөлүсә Фатыйхова карбыз үстерүнең бер авырлыгы...

Күпләр бездәге һава шартларында карбыз үстерү бик четерекле дип уйлый. Әмма хәзер бакчачылар көньяк үсемлекләрен дә мулдан үстерергә өйрәнеп килә. Шулай да быел күпчелек бакчачылар карбыз-кавынны түгел, кыярларын да тләдән (гөблә) коткарып кала алмады. Ә менә Тимершык авылында яшәүче Зөмәрә Нуриева һәм Кече Кибәчедән Гөлүсә Фатыйхова карбыз үстерүнең бер авырлыгы да юк, ди.

- Узган ел ике тапкыр чәчкән идек, әмма үсентеләр "яндылар". Быел да нәкъ шул урынга утыртып карадык, - дип елмая Зөмәрә. - Кызыл балчыклы, черемәле, кояшлы ачык, аяз урында үсте. Бер пачкада 8-9 орлык, шуның алтысы үсте. Орлыкларны суда тотмадым, кыяр сыман бер атна чамасы үткәч тишелеп чыктылар. Өстенә целлофан капладык. Кич белән кояш астында торып җылынган суны сиптек. Аннары үсентеләр күзгә күренеп үсеп киткәч, көннәр җылынгач, япкычын алдым. Бернинди өстәмә тукландыру чараларын күрмәдем. Су сибеп, чүбен утап кына тордык. Урын да әлләни зур кирәк түгел, кыяр түтәле сыман җитә. Кабак кебек артык үрмәләми.

Гөлүсә Фатыйхованың карбыз түтәле янәшәсендә кавыннар да тәгәрәшеп үскән.

- Карбызның безнең якларга ярак­лашкан сортларын сорап, өлгерү вакытын карап алам. Март азагы апрель башларында орлыкларны өйдә, тартмаларда тишелдерәм. Апрель азагында көннәр һәм жир җылынгач, парникка күчереп утыртам. Кыраулар тәмам беткәч кенә май азакларында бакчага чыгарам. Быел кавын һәм карбызга ел бик килеште димәс идем. Чөнки җәй салкынча булу сәбәпле үсеш тоткарланды. Кавын узган ел ишелеп уңды, быел начаррак. Ә карбыз август аенда булган җылы көннәрдә үсәргә өлгереп калды. Бер төптән биш-алты карбыз бирә. Уңыштан иң беренчеләрдән булып, бәрәңге казучылар авыз итте. Кибеттәге кебек зур булмаса да, кып-кызыл, тәме дә татлы. Әллә ниләр эшләтмибез, вакытында суын сибеп, чүп үләннәреннән арындырсаң шул җитә. Ә туфрак авыл җирендә терлек асраган кешенең һәрвакыт уңдырышлы, ашланган була инде ул. Минем төбе күп түгел - өчәү генә. Кавынның сорты "Сказка" белән "Колхозница" иде. Аны үстерүнең бернинди авырлыгы да юк, көннәр җылы, кояшлы булса бик яхшы үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев