"Казан" халыкара аэропортында фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль стеллага чәчәкләр салынды [+фото]
"Казан" халыкара аэропортында булган коточкыч фаҗигагә бүген − төгәл бер ел. Узган елның 17 ноябрендә "Мәскәү-Казан" рейсы буенча очкан "Боинг-737" рейсы самолеты җиргә кинәт килеп төшү сәбәпле, 50 кешенең гомере берьюлы өзелде.
Бүген әлеге аэропортның 2 нче терминалы янында җыелып, җәмәгатьчкелек һәлак булучыларны искә алды, мәрхүмнәрнең исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр...