Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фаҗигале рейс

Узган ел, 17 ноябрь көнне, Казан аэропортында килеп чыккан авиаһәлакәт республикабыз халкын гына түгел, бөтен җир шарын тетрәндерде.

Мәскәүдән Казанга очучы "Боинг 737" очкычы пассажирларына ул көнне Татарстан җиренә исән-имин аяк басу насыйп булмады. Авиалайнер 19 сәгать 25 минутта җиргә утырырга җыенганда һәлакәткә юлыкты. Кызганычка каршы, бортта барган 50 кешенең (шул исәптән 6 экипаж члены) берсе дә исән калмады. Бу, вафат булучыларның якыннары өчен генә түгел, бөтен халкыбыз өчен зур тетрәнү.

Һәлак булучылар арасында Президентыбыз, якташыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның улы Ирек, чыгышы белән Иске Икшермә авылыннан булган, Казан аграр университетында белем бирүче якташыбыз Камил Хафизовның кызы Алинә дә бар иде...Мәрхүмнәрнең якыннарын, туганнарын юатырдай сүзләр табып булмый. Сезнең авыр хәсрәтегезне без дә ихластан уртаклашабыз. Ходай Тәгалә бу сынауларны үткәрергә түземлек, нык сабырлык бирсен.

Бүген шулай ук "Татарстан" авиакомпаниясенең "Боинг 737-500" самолеты һәлакәтенә бер ел тулган көндә, "Казан" халыкара аэропортында фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль стеллага чәчәкләр салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев