Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Казан" халыкара аэропортында фаҗига корбаннары истәлегенә куелган мемориаль стеллага чәчәкләр салынды [+фото]

"Казан" халыкара аэропортында булган коточкыч фаҗигагә бүген − төгәл бер ел. Узган елның 17 ноябрендә "Мәскәү-Казан" рейсы буенча очкан "Боинг-737" рейсы самолеты җиргә кинәт килеп төшү сәбәпле, 50 кешенең гомере берьюлы өзелде. Бүген әлеге аэропортның 2 нче терминалы янында җыелып, җәмәгатьчкелек һәлак булучыларны искә алды, мәрхүмнәрнең исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр...

"Казан" халыкара аэропортында булган коточкыч фаҗигагә бүген − төгәл бер ел. Узган елның 17 ноябрендә "Мәскәү-Казан" рейсы буенча очкан "Боинг-737" рейсы самолеты җиргә кинәт килеп төшү сәбәпле, 50 кешенең гомере берьюлы өзелде.

Бүген әлеге аэропортның 2 нче терминалы янында җыелып, җәмәгатьчкелек һәлак булучыларны искә алды, мәрхүмнәрнең исемнәре язылган мемориалга чәчәкләр китерде.

Матәм чарасы сәгать иртәнге 10 га гына билгеләнгән булса да, халык чәчәкләр салырга иртәдән үк агылды. "Казан" халыкара аэропортның 2 нче терминалы янында аларны Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 4 психологы, шулай ук, ТР ЭЭМ, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министлыкларыннан 15 психологы каршы алып, чәчәк сала торган җиргә озата барды.

"Безгә бөтен дөнья ярдәм итте, берәү дә игътибарсыз калдырмады. Чит кешеләр дә шалтыратып, кайгыбызны бүлеште, матди яктан да ярдәм кулы сузды − барысына да рәхмәт", - ди бу һәлакәттә ире Юрий Бурдинны югалткан Ирина ханым. Аларның ике уллары әтисез калган. Әтиләренең истәлегенә чәчәк салырга алар да аэропортка килгән иде.

Ирина ханым ул көнне ачык хәтерли. "Мин аэропортка килеп кергәндә, каршы алучы кешеләр юк иде инде. Аэропорт хезмәткәрләреннән нәрсә булганын белешергә тырышып сораулар бирәм, әмма берәү дә төгәл генә җавап кайтармый. "Әле яңа гына сменабыз башланды", - диләр. Күрәсең, аларга шулай әйтергә кушканнардыр инде... Ярты сәгать тирәсе аэропортта йөри торгач, 2 нче терминалга чакырдылар", - дип искә ала ул авыр кичне.

"Мин улыма самолетка утырма дип гел әйтеп килдем, белмим, очкычлардан гел курка идем. Улым исә миңа шалтыраткач: "Борчылма әни, мин поезд белән кайтам, иптәшләрем дә янымда", - диде. Самолет шартлаган дигәч тә, улымның юклыгына ышанмадым, чөнки ул анда булырга тиеш түгел дип уйлый идем, - ди һәлак булган Айрат Садретдиновның әнисе.

Улларының исемен үлүчеләр исемлегендә күргәч тә әти-әни ышанмый, таңга кадәр Айратның телефонына шалтыратып чыга. Әмма телефон гына дәшми...

"Бүген без йөрәкләрдәге яралар белән 2013 елда булган кайгыны яңартабыз. Ул көннән соң күпме генә вакыт үтсә дә, безнең югалту ачыбыз беркайчан да кимемәс. Бу - балаларын, әниләрен, әтиләрен, туганнарын, дусларын югалтканнар өчен генә түгел, ә безнең барлык республикабыз, илебез өчен дә зур кайгы, - диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков матәм чарасында. - Безнең йөрәкләребездә, хәтерләребездә алар мәңге төзәлмәс яра булып калачак. Кеше ике тапкыр вафат була диләр. Икенче тапкыр вафат булу -кеше онытылгач... Без сезне хәтерләребездә мәңге сакларбыз. Без гомере белән шундый иртә һәм кинәт хушлашканнар, туганнарын һәм якыннарын югалтканнар алдында баш иябез. Вакытны кире кайтарып булмый, бары хәтерне саклап һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә генә мөмкин. Бу кайгыны безнең бергә кичерүебез һәлак булучыларның туганнарына аз булса да җиңеллек китерер дип ышанасы килә. Һәлак булучыларның урыны җәннәттә булсын!"

Илдар Халиков шушы сүзләрдән соң "Боинг-737" самолетында бергә гомере өзелгәннәрнең һәркайсының исемен атап чыкты һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чәчәк салу чарасында шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов һ.б. ведомство һәм дәүләт органнары вәкилләре дә килгән иде.

Татар-Информ.ру.

Фото - http://prokazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев