Яңа туган баласын 7 нче каттан тәрәзәдән ташлаган ананы 2,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Казанда 24 яшьлек Римма Сайкунга карата хөкем карары чыгарылды. Ул яңа туган баласын үтергән. Бу хакта бүген ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2014 елның 19 августында ул кунакханәдә кыз бала тапкан. Ул су тутырылган пластик шешә белән баланың муенына суккан, аннары полиэтилен пакетка салып 7 нче каттан тәрәзәдән аткан....