Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 25 декабрь 2014 яңалыклары

    • 25 декабрь 2014 - 10:42
      Мал чалырга урын бар
      Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты, ягъни, ите базарга сатуга чыгарыла торган малны йорт янәшәсендә суярга ярамаганлыгы хакында күп сөйләнелде.
    • 25 декабрь 2014 - 07:30
      Ванга: "2015 елда ракка каршы дару уйлап табачаклар"
      Астрологлар 2015 - уңай үзгәрешләр елы дип фаразлый. Тормышына бераз гына үзгәреш кертергә теләүчеләр дә, аны кардиналь үзгәртергә ниятләүчеләр дә - һәркем кызыклы тәкъдимнәр алачак.
    • 25 декабрь 2014 - 07:16
      Районда ЮХИДИ инспекторлары 12 яше тулмаганнарны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклаячаклар
      Укучыларның кышкы каникуллары башлану уңаеннан республикада 22 декабрьдән "Кышкы каникуллар" профилактика чарасы игълан ителде. Быел Татарстан юлларында 14 баланың гомере өзелде, 611е имгәнде. Унике яше тулмаганнарны махсус утыргычларда йөртмәгәне өчен 23 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылды. Каникулларда һәлакәтләрнең артуын исәпкә алып, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны балалар иминлегенә аеруча җаваплылык белән...
    • 25 декабрь 2014 - 06:44
      Гөлнара Тимерҗанова яңа туган баласын күрсәтте [+фото]
      Җырчы Гөлнара Тимерҗанова 3 ае тулып килүче кызы Айзифаны күрсәтте. Мәгълүм булганча, икенче баласын 39 яшендә тапты ул. Шунысы кызык: улы Иделне дә моннан 15 ел элек Казанның беренче балалар тудыру йортында һәм шушы ук табиб ярдәме белән тапкан була. Туу вакытлары да бер чама: Идел - 8.45 сәгатьтә, ә...
    • 25 декабрь 2014 - 06:39
      Казанда шартлау булган урында кеше гәүдәсе өлешләре табылган
      Казанда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары кичә баллон шартлаудан җимерелгән бина өемнәре астында кеше гәүдәсе өлешләрен тапкан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. "Обнорский урамында җимерелгән бина өемнәрен тикшерү вакытында кеше гәүдәсе өлешләре һәм киемнәре табылган. Һәлакәт...
    Реклама