Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда ЮХИДИ инспекторлары 12 яше тулмаганнарны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклаячаклар

Укучыларның кышкы каникуллары башлану уңаеннан республикада 22 декабрьдән "Кышкы каникуллар" профилактика чарасы игълан ителде. Быел Татарстан юлларында 14 баланың гомере өзелде, 611е имгәнде. Унике яше тулмаганнарны махсус утыргычларда йөртмәгәне өчен 23 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылды. Каникулларда һәлакәтләрнең артуын исәпкә алып, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны балалар иминлегенә аеруча җаваплылык белән...

Укучыларның кышкы каникуллары башлану уңаеннан республикада 22 декабрьдән "Кышкы каникуллар" профилактика чарасы игълан ителде. Быел Татарстан юлларында 14 баланың гомере өзелде, 611е имгәнде. Унике яше тулмаганнарны махсус утыргычларда йөртмәгәне өчен 23 меңнән артык кеше җаваплылыкка тартылды. Каникулларда һәлакәтләрнең артуын исәпкә алып, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны балалар иминлегенә аеруча җаваплылык белән карарга чакыра. Шушы чорда 30 декабрьгә кадәр үткәреләчәк "Бала - төп пассажир" профилактика акциясе вакытында ЮХИДИ инспекторлары 12 яше тулмаганнарны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклауга аеруча нык игътибар итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев