Саба таңнары

2 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 2 гыйнвар 2015 - 07:41
    Кукмарада котырган песи хуҗаларына ташланган
    Кайбер авылларда Яңа ел мәшәкатьләренә башка төр­ле мәшәкатьләр дә өстәлә. Әйтик, Буа һәм Кукмара районна­рының кайбер авылларында, котырган хай­ваннар табылып, Татарстан Президенты карары нигезендә, карантин игълан ителгән. Буа районының баш мал та­бибы Тәлгать Юнысов әйтүенчә, борчылырга сә­бәп юк, Югары Лашчы авылында бер генә мал-туар да котырмаган. Әмма бер атна элек...
    507
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 07:28
    Яңа ел белән, дуслар!
    Яңа еллар килсен бәхет алып, Яңа еллар килсен елмаеп, Күңелләрдә мәңге шатлык булсын, Яшәмәгез, дуслар, моңаеп. Яңа ел котлы булсын, Дөньялар тыныч торсын. Бәбиләр туып торсын, Табыннар тулып торсын!
    592
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 07:26
    Иртәгә "Башваткыч" тапшыруын карарага онытмагыз: сабалылар катнаша
    3 гыйнвар көнне ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруында Саба районы мәгариф хезмәткәрләре катнаша. Тапшыру кичке 7дә башлана, карарга онытмагыз!
    830
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 07:15
    Питрәч районы, Белкино авылында өч яшь егет сөрем газы белән агуланып үлгән
    Питрәч районы, Белкино авылында өч егет сөрем газы белән агуланып үлгән. Алар, җылынып чыгарга теләп, чит кеше йортына кергәннәр, газ казанын кабызганнар, тик төтен урамга чыгып китсен өчен, морҗа калагын ачып куярга онытканнар. Нәтиҗәдә, сөрем газы йорт эченә тулган. Вафат булган егетләрнең берсенә - 20, икесенә 24 яшь булган.
    801
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 07:09
    Теләче районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    Кичә, 1 гыйнвар көнне көнне, 16 сәгать 7 минутта Теләче районында (М-7 трассасының 892нче чакрымында) юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә 3 кеше, 3 техника катнаша. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен соңрак хәбәр итәчәкбез. http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2445117/
    1304
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 07:06
    Саба районында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    Кичә, 1 гыйнвар көнне, 15 сәгать 36 минутта Саба районында (Казан-Шәмәрдән юлының 95нче чакрымында) юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә 3 кеше, 3 техника катнаша. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен соңрак хәбәр итәчәкбез.
    883
    0
    0
  • 2 гыйнвар 2015 - 06:57
    Җәяүле һәм машина йөртүче һәлак булган
    30 декабрь сәгать 17.40 та Татарстанның Биектау районы Рус Алаты - Потаниха автоюлының 1 нче чакрымында "Рено Логан" машинасы һәм җәяүле катнашында автоһәлакәт була. Машинаның 1989нчы елгы йөртүчесе хәрәкәт өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый һәм юл читеннән баручы 1955 нче елгы җәяүлене бәрдерә. Тән җәрәхәтләренә дучар ителгән җәяүле шунда...
    898
    0
    0
Реклама