Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүле һәм машина йөртүче һәлак булган

30 декабрь сәгать 17.40 та Татарстанның Биектау районы Рус Алаты - Потаниха автоюлының 1 нче чакрымында "Рено Логан" машинасы һәм җәяүле катнашында автоһәлакәт була. Машинаның 1989нчы елгы йөртүчесе хәрәкәт өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый һәм юл читеннән баручы 1955 нче елгы җәяүлене бәрдерә. Тән җәрәхәтләренә дучар ителгән җәяүле шунда...

30 декабрь сәгать 17.40 та Татарстанның Биектау районы Рус Алаты - Потаниха автоюлының 1 нче чакрымында "Рено Логан" машинасы һәм җәяүле катнашында автоһәлакәт була. Машинаның 1989нчы елгы йөртүчесе хәрәкәт өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый һәм юл читеннән баручы 1955 нче елгы җәяүлене бәрдерә. Тән җәрәхәтләренә дучар ителгән җәяүле шунда ук җан бирә.

Шулай ук сәгать 21.10 да Яр Чаллы шәһәрендә Мәскәү-Уфа автоюлының 1049 нчы чакырымында "Ниссан Кондор" автомобиле "КамАЗ" белән бәрелешә. "Ниссан Кондор"ның 1967 нче елгы йөртүчесе, хәрәкәт өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмау нәтиҗәсендә, килеп чыккан һәлакәттә җәрәҗәтләнеп, урында ук җан бирә.

Декабрьнең 30 көнендә Татарстан юлларында кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 443 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 45 кеше һәлак булган, 548 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

Кичә Татарстандагы юлларда спиртлы эчемлек кулланган килеш рульгә утыруның 34 очрагы теркәлгән. 41 очракта каршы хәрәкәт юлына чыкканнар, ә балаларны махсус креслосыз йөртүнең 89 очрагы теркәлгән. 513 очракта куркынычсызлык каешын каптырмау ачыкланган, дип хәбәр итә ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев