- Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, - дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа.
-Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадакларга эшкә ярый, - дип сүзен җөпләде икенче солдат...