20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Саба гимназиясе укучылары әби-бабайларның капка төпләрен кардан чистарта
Яшиләр безнең районда Әбиләр дә бабайлар. Нинди генә авырлыклар Кичермәгәннәр алар. Безнең дә бар картаясы, Булышыйк без аларга. Су китерик, карлар көрик Шатлансыннар алар да. Чыннан да, өлкән буын кешесен шатландыру яшьләр кулында. Һәрберебезнең дә гомер көзләренә керәсебез бар. Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Чөнки гомернең сары...
-
Быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы ике дәрәҗәле: база һәм профильле булачак
Былтыр 26 майдан 19 июньгә кадәр арада БДИ үткәрү өчен мәктәп базаларында барлыгы 105 имтихан тапшыру пункты әзерләнгән. Шуларның 101е мәҗбүри имтихан үткәргәндә файдаланылган. Быел исә имтихан тапшыру өчен 96 пункт ачу планлаштырыла, ә видеотрансляцияле аудиторияләр саны 80 процентка кадәр артачак (1674 аудитория). Билгеле булганча, узган елның 3 декабрендә Татарстан...
-
Җыеннарның чираттагысы Иске Мичән авыл җирлегендә узды
Югары Симет авылында ике сәгатьлек җыеннан соң, җитәкчелек Иске Мичән авылы халкы белән очрашты. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев чыгышында Советның узган елдагы эшчәнлеге тулаем чагылыш тапты. 2014 елгы җыенда халык соравы буенча хәл ителгән һәм ителәсе мәсьәләләр яктыртылды. Иске Мичән авылының җәяүлеләр күперен төзекләндерү буенча эш башлануын, Керәнне-Иске Мичән...
-
Югары Симеттә авыл җыены үтте
Гыйнвар уртасыннан авылларда район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашында авыл җыеннары башланды. Ул, күптән килгән традиция буенча, анда яшәүчеләрнең хәлен белешү, проблемаларын бергәләп, уртак фикергә килеп хәл итү максатында оештырыла. Җыеннарның беренчесе 19ында Югары Симет авыл җирлегендә үтте. Җыеннарга килүче халыкның күңеленә бәйрәм төсмере өстәп, Шәмәрдән йортының сәхнә...