Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Симеттә авыл җыены үтте

Гыйнвар уртасыннан авылларда район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашында авыл җыеннары башланды. Ул, күптән килгән традиция буенча, анда яшәүчеләрнең хәлен белешү, проблемаларын бергәләп, уртак фикергә килеп хәл итү максатында оештырыла. Җыеннарның беренчесе 19ында Югары Симет авыл җирлегендә үтте. Җыеннарга килүче халыкның күңеленә бәйрәм төсмере өстәп, Шәмәрдән йортының сәхнә...

Гыйнвар уртасыннан авылларда район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашында авыл җыеннары башланды. Ул, күптән килгән традиция буенча, анда яшәүчеләрнең хәлен белешү, проблемаларын бергәләп, уртак фикергә килеп хәл итү максатында оештырыла.

Җыеннарның беренчесе 19ында Югары Симет авыл җирлегендә үтте. Җыеннарга килүче халыкның күңеленә бәйрәм төсмере өстәп, Шәмәрдән йортының сәхнә йолдызлары каршы алды. Мондый җыеннарда элек тә катнашып килгәнлектән, авыл халкының җитәкчелеккә әйтелгән күп кенә моң-зарларын ишетергә туры килә иде. Ә соңгы елларда, киресенчә, күп авылларда халык рәхмәт кенә белдерә. Шулай булмый ни, кечкенә генә авылларда да ярыйсы гына зур эшләр башкарылып килә. Мәчет, китапханә, мәдәният йорты, почта, ФАП эшли. Җыеннарга килгән халыкның аз булуын күргәч тә, хәл итәсе мәсьәләләр азая барган саен, халыкта кызыксыну кими ахрысы, дигән уй да туа. Тормыш булгач, хәл итәсе мәсьәләләр чыкмый тормый, җыеннарга йөрү, үзеңне борчыган, кызыксындырган сорауларны җиткерергә кирәк. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Авыл җирлеге башлыгының докладын тулы вариантта http://saby.tatarstan.ru/rus/info.php?id=631001сылтамасы аша кереп укый аласыз.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев