Саба таңнары

22 гыйнвар 2015 яңалыклары

  • 22 гыйнвар 2015 - 12:26
    Эш хакы "күләгә"дән чыга
    "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы 408 нче Федераль закон (01,12,2014) белән быел 1 гыйнвардан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы 5965 сум итеп билгеләнде. Шул ук вакытта шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы нигезендә, 2014 елның 13 августында республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең коор­ди­нацияләү советы һәм...
    1055
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 11:59
    Жанна Фриске cәхнәгә кайтырга җыена
    Жанна Фриске яман шеш авыруы нәтиҗәләре белән көрәшүен дәвам итә. Хәзер ул үзенең тышкы кыяфәтен формага кертү белән шөгыльләнә. Узган көз Мәскәүгә кайтканнан соң, тренер белән эшли башлаган. Матбугатта чыккан мәгълүмат буенча, җырчы якынча ярты елдан сәхнәгә кайтырга җыена. Ярдәм итүче бар кешегә дә ул рәхмәтен белдерә.http://tuylar.ru/zhanna-friske-cehnege-kayta-foto-2303
    1073
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 10:44
    Күрәзәлек иткәндә мунча янган
    7 январь - Раштуа төнендә Ильбухтино авылында кызлар җыелып аулак өй ясыйлар һәм багалар, шул вакытта мунча да ягалар. Ләкин мунча миченең төзек түгеллеген генә исләреннән чыгаралар. Мунчага ут каба. Нәтиҗәдә, багу дигәннәре кызлар өчен мунча яну белән тәмамлана, дип хәбәр итә Тукай районының "Якты юл" басмасы.http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/01/22/105525/
    1097
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 08:21
    "Сабагаз"лылар - призлы урында
    Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасы үтте. Татарстанның 27 идарәсеннән килгән һәвәскәр спортчылар 4 уен төрендә- чаңгы, полиатлон, ату һәм өстәл теннисы буенча көч сынаштылар. "Сабагаз" идарәсе командасыннан Данил Ганиев чаңгыда финишка - беренче, Ильяс Шиабетдинов икенче килде, Альберт Кашапов атуда- беренче нәтиҗәне күрсәтте, Альберт...
    373
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 07:23
    Урамнарны кардан чистарту эшенә бәя бир
    Урамнарны кардан чистартуның торышына нинди бәя бирәсез? Бу хакта фикерләрегезне http://saby.tatarstan.ru/rus/info.php?id=631164 аша кереп язып калдырырга мөмкин. Тавышлар бер ай дәвамында кабул ителә.
    1055
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 06:28
    Машина тәрәзәләрен тиз арада тәртипкә китерегез
    Тәрәзәләрен чамадан тыш каралтучы машина хуҗаларына 1 февральдән "ау" башлана. Кабат эләккән мондый машина хуҗасы 15 тәүлеккә тоткарланудан тыш аның машинасының теркәлүе дә гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итә ProKazan.ru порталы.
    1143
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 06:21
    Терлекләрдә котыру авыруы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, карантин кертү турында ТР Президенты Указы чыккан
    ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлек котыру авырулы булганга, аларның иминлексезлеге сәбәпле, карантин кертү турында кичә ТР Президенты Указы чыкты. Карантин Алабуга районы Олы Шүрнәк авылы, Тәтеш районы Лаптевка авылында игълан ителде. Шулай ук республиканың түбәндәге аерым территорияләре карантин режимында: Апас шәһәр тибындагы бистәсенең М.Крымов урамы, Әтнә районының Ключи-Сап авылындагы...
    1079
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2015 - 06:01
    Завод-Ныртыдан Рушания Хафизова "Яхин укулары"нда катнашкан
    15 нче гыйнвар көнне Мәгарифне үстерү институтында «Яхин укулары»дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең финал өлеше булып узды. Конференциядә Завод-Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Хәлил кызы катнашты һәм III дәрәҗә дипломга лаек булды. Рушания Хәлил кызын җиңүе белән тәбрик итәбез һәм алга таба да иҗади уңышлар...
    455
    0
    0
Реклама