Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш хакы "күләгә"дән чыга

"Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы 408 нче Федераль закон (01,12,2014) белән быел 1 гыйнвардан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы 5965 сум итеп билгеләнде. Шул ук вакытта шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы нигезендә, 2014 елның 13 августында республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең коор­ди­нацияләү советы һәм...

"Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы 408 нче Федераль закон (01,12,2014) белән быел 1 гыйнвардан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы 5965 сум итеп билгеләнде.

Шул ук вакытта шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы нигезендә, 2014 елның 13 августында республиканың Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең коор­ди­нацияләү советы һәм Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Шул нигездә Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена ким дигәндә 6420 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә. Татарстан Республика­сы территориясендә эш­ләүче һәм Россия Фе­дерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясында билгеләнгән тәртиптә үзенә карата бу Килешү гамәлдә булган яки бу Килешү кагылган эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (кызыксындыру чараларын кертеп), әле­ге хезмәткәр шушы чорда эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычлары) үтә­­гән шартларда, бу Килешүдә билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк була алмый.

Дәүләт гарантияләгән күләмдә минималь хезмәт хакы түләмәгән эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар. Шул уңай­­дан эш вакыты нормасы тулысынча үтәлеп тә, минималь күләмннән ким хезмәт хакы алучылар хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка, прокуратурага мөрәҗәгать итә алалар.

(Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев