Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 3 февраль 2015 яңалыклары

    • 3 февраль 2015 - 12:38
      Компьютер буенча үткәрелгән “IT Олимпиада” җиңүчеләре арасында сабалылар да бар
      Бүген Бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Заманнан калышырга теләмәгән өлкән буын вәкилләре дә бик теләп компьютер нигезләрен үзләштерә.
    • 3 февраль 2015 - 10:49
      Танылган җырчылар үз балалары белән сәхнә тотты [видео]
      31 гыйнвар Казанның Уникс залында "Балалы солянка" концерты 700ләп тамашачы җыйды. Җырчыларның үз балалары белән сәхнә тотулары тамашачыларга хуш килде, артистлар да гаиләләрендәге иҗатны теләп күрсәтте. Закир Шаһбан, Гүзәл Уразова, Хәния Фәрхи, Рөстәм Асаев, Гөлдания Хәйруллина кебек билгеле артистларга игътибар күбрәк иде. Гомумән, җырчы-артистлар гаиләләрендәге балалары белән булган иҗатны теләп...
    • 3 февраль 2015 - 10:24
      Рушан Миңнегулов кабат дөнья чемпионы
      28 гыйнвардан 1февральгә кадәр Кэйблда (АКШ) чаңгы узышлары һәм биатлон буенча IPC Дөнья чемпионаты узды. Россия җыелма командасы составында Саба чаңгы узышлары мәктәбе спортчысы Рушан Миңнегулов чыгыш ясады. Ул дөнья чемпионатында ирекле стильдә 20 км га узышуда беренче урынны, классик стильдә спринтта өченче урынны алды, шулай ук ике тапкыр көмеш...
    • 3 февраль 2015 - 08:00
      Саба аграр көллияте командасы хоккей буенча Татарстан беренчелегендә финалга чыкты
      31 гыйнвар көнне "Нарат" боз сараенда хоккей буенча Татарстан беренчелегенә Аграр көллият командалары арасында зона ярышлары булып узды. Саба аграр көллият командасы Аксубай хоккейчыларын -7:1, арчалыларны -9:1, лубянлыларны - 11:1 исәбенә җиңеп, финалга чыкты (тренерлары Миннәхмәт Галимов).
    • 3 февраль 2015 - 07:48
      Ирләре белән аерылышуны авыр кичергән ике хатын-кыз бауга менгән
      34 яшьлек хатын ире белән аерылышуны авыр кичерә һәм бауга менә. Яр Чаллыда яшәүче хатынның якыннары сүзләре буенча, ул иренең өйдән чыгып китүен "күтәрә алмаган". 1 февральгә каршы төндә сәгать икедә ул юыну бүлмәсенә бикләнеп, асылынган. Мәеткә иртән 15 яшьлек игезәк кызлары тап була һәм әтиләрен чакырта. Үзенең егете белән...
    • 3 февраль 2015 - 05:53
      Сәләтле балалар мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңеп кайттылар
      26 гыйнвар көнне Сәләтле балалар мәктәбенең укучылары - Багманов Тимур, Фатхутдинова Зилә һәм Кабиров Булат (җитәкче Димөхәммәтова А.Ш.) "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә үтүче Халыкара "Тамчы-шоу" фәнни - интеллектуаль бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар. Мәктәбебезнең данын яклап, укучыларыбыз "Ялкын" исеме астында чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның каршы командасы булып, Азнакай районының 4 Лицееннан «Азнакай...
    • 3 февраль 2015 - 05:33
      Татарстанда 76 яшьлек әби белән 67 яшьлек бабай өйләнешкән: икесе дә беренче тапкыр [видео]
      Татарстанның Биектау районында урнашкан картлар йортында 76 яшьлек әби белән 67 яшьлек бабай өйләнешкән.
    Реклама