Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Компьютер буенча үткәрелгән “IT Олимпиада” җиңүчеләре арасында сабалылар да бар

Бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Заманнан калышырга теләмәгән өлкән буын вәкилләре дә бик теләп компьютер нигезләрен үзләштерә. 2014 елда "Өченче буын университеты" проекты кысаларында районыбызда барлыгы 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән. 27 гыйнварда өлкәннәр арасында бүгенге мәгълүмати дөньяга социаль яктан яраклашу, компьютер технологияләрен киң...

Бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Заманнан калышырга теләмәгән өлкән буын вәкилләре дә бик теләп компьютер нигезләрен үзләштерә. 2014 елда "Өченче буын университеты" проекты кысаларында районыбызда барлыгы 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән.

27 гыйнварда өлкәннәр арасында бүгенге мәгълүмати дөньяга социаль яктан яраклашу, компьютер технологияләрен киң җәелдерү максатыннан Республика күләмендә быел икенче тапкыр "Өченче буын IT олимпиадасы" үткәрелде. "Казан Идел буе федераль университетының IT Лицее» Лицей -интернаты базасында узган олимпиадада республика буенча компьютер нигезләренә өйрәнгән барлыгы 103 өлкән кеше катнашты. Өлкәннәр арасында узучы "IT олимпиада"да районыбызның Саба бистәсеннән Гөлсинә Рәхимова һәм Гөлсем Шәрәфетдинова тәкъдим ителеп, конкурста катнаштылар. "IT Олимпиада"ның шарты буенча өлкәннәр алты төрле бирем нигезендә компьютерда белемнәрен сынадылар. Бәйге сораулары электрон технологияләр белән беррәттән, тарихны, сәяси вәзгыять, чит тел белүне дә үз эченә алган.Барлык биремнәрне дә зур осталык белән башкарган Гөлсем Шәрәфетдинова авыл районнары арасында 2нче урынга лаек булып, 30 меңлек сертификат, Модем белән бүләкләнде. "Болай зур уңышка ирешермен дип өметләнмәдем, сораулар да җиңелләрдән булмады, чит тел белүдә таләп ителә иде. Үземчә тырыштым, нәтиҗәсе куанычлы булды",- ди Гөлсем ханым. - Компьютерны "Сабагаз"да эшләү чорында үзлегемнән үзләштергән булсам да, интернет, электрон почта, төрле түләүләрне белми идем. Гимназиядә Фидан Хафизов җитәкчелегендә белемнәрне арттырдым. Хәзер өйдән чыкмый гына көнкүреш өчен түләүләрне башкара алам. Безне бәйгегә тәкъдим иткәннәренә, оештырып алып барган "Балкыш" бүлеге җитәкчесе Рөстәм Равилинга зур рәхмәтебезне белдерәм",- дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлсем Шәрәфетдинова. Районыбыздан олимпиадада катнашкан Гөлсинә Рәхимова :"Призлы урын алмасам да, әлеге чарадан үземә рух-дәрт, яңалык алып кайттым, безнең кебек өлкәнәеп кенә копьютер серләренә өйрәнгән кешеләр бик күп икән, алар белән аралашып, ветераннар концертлары карадык. Бик матур чара булды",- диде.

Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев