Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да җиңеп кайттылар

26 гыйнвар көнне Сәләтле балалар мәктәбенең укучылары - Багманов Тимур, Фатхутдинова Зилә һәм Кабиров Булат (җитәкче Димөхәммәтова А.Ш.) "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә үтүче Халыкара "Тамчы-шоу" фәнни - интеллектуаль бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар. Мәктәбебезнең данын яклап, укучыларыбыз "Ялкын" исеме астында чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның каршы командасы булып, Азнакай районының 4 Лицееннан «Азнакай...

26 гыйнвар көнне Сәләтле балалар мәктәбенең укучылары - Багманов Тимур, Фатхутдинова Зилә һәм Кабиров Булат (җитәкче Димөхәммәтова А.Ш.) "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә үтүче Халыкара "Тамчы-шоу" фәнни - интеллектуаль бәйгесендә катнашу хокукына ия булдылар. Мәктәбебезнең данын яклап, укучыларыбыз "Ялкын" исеме астында чыгыш ясадылар. Укучыларыбызның каршы командасы булып, Азнакай районының 4 Лицееннан «Азнакай тамчылары» командасы килгән иде. Ярышта 2 команда да үзләрен белемле һәм тырыш итеп күрсәтте. Күп сынаулар аша үтеп, 2 команда да 31 очко җыеп 1нче урынга лаеклы дип табылды. Уен ахырында һәр командага да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев