7 февраль 2015 яңалыклары
-
Татарстанда паразит суалчаннар белән зарарланган балык ашап агулану очраклары арткан
Татарстанда балык ашап агулану очраклары арткан. Белгечләр моның сәбәбен описторхоз авыруы булган, ягъни паразит суалчаннар белән зарарланган балык ашаудан күрә. Агулануның беренче билгеләре - эч авырту һәм косу. Балыкны тиешенчә эшкәртеп бетермичә яисә бөтенләй чи килеш ашамаска, кимендә 20 минут пешереп алырга киңәш ителә.
-
Иске Икшермә авылындагы бер йортта янгын чыккан [+фото]
Кичә, 6 февраль көнне, Саба районы Иске Икшермә авылының Пушкин урамындагы бер йортта 9 сәгать 28 минутта янгын чыга. Ут телләре тиз арада 15 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын чыгу сәбәпләре әлегә ачыклана. Зыян күрүчеләр юк. Янгынны юк итүдә 13 кеше, 7 техника канаша. http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2523534/
-
Районыбыз укучылары "Ялкын" журналында кунак булдылар [+фото]
Газета-журналларның барысына да язылып өйгә алдыру мөмкин түгел. Игезәк кызларым Фәйрүзә белән Фәнзилә кечкенәрәк вакытта һәрвакыт "Салават күпере"н алдырдык. Журнал уздырган бәйгеләрдә дә катнаштык. Үз кулларың белән ясалган уенчык һәм аны киендерү бәйгесендә призлы урынга лаек булган идек. Алар үсә төшкәч, "Ялкын"га языла башладык. Күптән түгел генә "Ялкын" журналында да...
-
Айрат Һидиятуллин - иң яхшы яшь тренер
Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Спорт мәктәпләренең иң яхшы балалар тренеры" конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Конкурс укытучы-тренерларның абруен күтәрү максатыннан үткәрелде һәм аларның эшчәнлекләренә спортның олимпия һәм гадәти төрләрен үстерүгә керткән өлешләреннән чыгып бәя бирелде. Бәйгенең "Яшь тренер" номинациясендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Айрат...
-
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен кубок белән бүләкләнде [+фото]
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен 2014 ел йомгаклары буенча 2нче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш бүлек хезмәткәрләре ел дәвамында министрлык кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Хәзер ярышларның гомуми нәтиҗәләре дә билгеле булды. Шушы көннәрдә спортның хезмәт-гамәли төрләре буенча...