Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз укучылары "Ялкын" журналында кунак булдылар [+фото]

Газета-журналларның барысына да язылып өйгә алдыру мөмкин түгел. Игезәк кызларым Фәйрүзә белән Фәнзилә кечкенәрәк вакытта һәрвакыт "Салават күпере"н алдырдык. Журнал уздырган бәйгеләрдә дә катнаштык. Үз кулларың белән ясалган уенчык һәм аны киендерү бәйгесендә призлы урынга лаек булган идек. Алар үсә төшкәч, "Ялкын"га языла башладык. Күптән түгел генә "Ялкын" журналында да...

Газета-журналларның барысына да язылып өйгә алдыру мөмкин түгел. Игезәк кызларым Фәйрүзә белән Фәнзилә кечкенәрәк вакытта һәрвакыт "Салават күпере"н алдырдык. Журнал уздырган бәйгеләрдә дә катнаштык. Үз кулларың белән ясалган уенчык һәм аны киендерү бәйгесендә призлы урынга лаек булган идек.

Алар үсә төшкәч, "Ялкын"га языла башладык. Күптән түгел генә "Ялкын" журналында да кунак булу насыйп булды. Журнал уздырган "Без икебез бербөтен" конкурсына сәләтле балаларга белем бирү мәктәбе укучысы Ләйсән Мусина аларның шөгыльләре, укулары, түгәрәкләргә йөрүләре турында мәкалә язган иде. Авторларга урыннарны комиссия билгеләде, ә инде иң шәп игезәкләрне ачыклау сайт аша тавыш бирү юлы белән барды. Кызларым 546 тавыш җыеп 1нче урынга чыккач, редакциягә чакыру хәбәре алдык.

Җиңүчеләрне бүләкләү матур чәй табыны янында барган. Бәйгене оештыручылар килеп кергәч тә, Ләйсән (язма авторы) белән Фәйрүзәне игезәкләр диеп кабул иткәннәр. "Мәкалә авторы син буласыңмы инде?"- диеп Фәнзиләгә мөрәҗәгать иткәч, дөреслекне белеп комиссия әгъзалары аптырашка да калганнар. Абыйлары Фидәриснең сеңелләре турында сөйләгән чыгышыннан соң гына ышанырга туры килгән аларга.

Редакция журналистлары кызлар күңелендә бик матур тәэсир калдырган. Аларның җәйгә чыккач "Игезәкләр сабантуе" үткәрү планнары барлыгын да белеп кайтканнар.

Кыскасы, ерак араларны якынайтып килгән өчен оештыручыларның рәхмәтләрен алып, Грамота һәм бүләкләр белән, бик күп рухи байлык төяп кайттылар алар "Ялкын" журналыннан.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X