11 февраль 2015 яңалыклары
-
Юлларны рөхсәт ителмәгән урыннарда аркылы чыгучыларга игътибарны аеруча арттырачаклар
2014 елда Татарстан юлларында автомобиль бәреп китүдән 147 кешенең гомере өзелгән, шуларның 26сы "җәяүлеләр сукмагы"нда үлгән. Былтыр безнең районда да бер фаҗига булды: автомобиль бәреп китүдән мәктәпкәчә яшьтәге бала үлде. Быел да юллар республикада 6 җәяүленең башына җитәргә өлгергән. Шушы хәвефле статистиканы исәпкә алып, 10 февральдән республикада "Җәяүлеләр сукмагы" профилактика...
-
Гүзәл Уразованың кызы «Балалы солянка»да ник җырламаган?
Узган ялда "Балалы солянка" концертында Гүзәл Уразова сәхнәгә кызлары белән чыкты. Концертка ике кызы да ныклап әзерләнгән иде. Бу турыда без җырчыларның социаль челтәрдәге битләреннән күреп белдек. Әмма Гүзәл ханым олы кызы Эллария белән генә чыгыш ясады. Кечкенә кызлары Камилә әнисе белән апасының җырлавына гына кушылып торды. Соңыннан Гүзәл Уразова...
-
Мәктәп укучыларының I Спартакиадасында районыбыз укучылары 2нче урында
10 февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе узды. Коллегия барышында тармак эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә узды. Коллегия эшчәнлегендә муниципаль районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре, шулай ук аларның укыту-методик һәм тәрбия эшчәнлеге...
-
Ир кеше хатынының үлемен күтәрә алмыйча бауга менгән: ике бала тома ятим калган
Түбән Кама районының бер авылында ике бала атасы былтыр көз хатынын җирләгән булган. Анысы җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Шушы хәлдән соң гаилә башлыгы эчә башлаган, хатыны каберенә еш бара торган булган. Көннәрдән беркөнне ул «Мин сиңа барам. Балалар, гафу итегез!» дигән записка калдырып, йорт верандасында асылынган. Чыганак: http://www.almet-rt.ru/
-
Саба районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде [+фото]
Кытайлар Шәмәрдән җирлегендә теплица комплекслары булдыруны, агач оныннан ламинат эшләп чыгаруны планлаштыралар.
-
Шәмәрдәннең 8 Март урамында янгын чыккан [+фото]
Кичә, 10 февраль көнне, Саба районы Шәмәрдән авылының 8 Март урамындагы бер гаражда 17 сәгать 19 минутта янгын чыга. Ут телләре тиз арада 18 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын электр приборларының төзек булмавы аркасында килеп чыга. Янгынны юк итүдә 8 кеше, 4 техника канаша. http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2533487/