Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларны рөхсәт ителмәгән урыннарда аркылы чыгучыларга игътибарны аеруча арттырачаклар

2014 елда Татарстан юлларында автомобиль бәреп китүдән 147 кешенең гомере өзелгән, шуларның 26сы "җәяүлеләр сукмагы"нда үлгән. Былтыр безнең районда да бер фаҗига булды: автомобиль бәреп китүдән мәктәпкәчә яшьтәге бала үлде. Быел да юллар республикада 6 җәяүленең башына җитәргә өлгергән. Шушы хәвефле статистиканы исәпкә алып, 10 февральдән республикада "Җәяүлеләр сукмагы" профилактика...

2014 елда Татарстан юлларында автомобиль бәреп китүдән 147 кешенең гомере өзелгән, шуларның 26сы "җәяүлеләр сукмагы"нда үлгән. Былтыр безнең районда да бер фаҗига булды: автомобиль бәреп китүдән мәктәпкәчә яшьтәге бала үлде. Быел да юллар республикада 6 җәяүленең башына җитәргә өлгергән. Шушы хәвефле статистиканы исәпкә алып, 10 февральдән республикада "Җәяүлеләр сукмагы" профилактика чарасы игълан ителде.

Ун көн дәвам итәчәк чара вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре "зебра"ларда җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче автомобиль йөртүчеләрне, юлларны рөхсәт ителмәгән урыннарда аркылы чыгучыларны ачыклауга игътибарны аеруча арттырачаклар. Шулай ук урам-юл челтәрен тәртиптә тоту кагыйдәләренең ("җәяүлеләр сукмагы" янына кар өю, тротуарларның чистартылмавы) үтәлешенә дә контроль көчәйтеләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне дә белү мөһим. Әйтик, 2014 елның 28 ноябреннән "зебра"ларда, анда урам аша чыгучы җәяүле булу-булмауга карамастан, үзеңнән алда барган автомобильне узып китү тыелды. Ә быелның 1 июленнән җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтара торган элементлары (әйтик, браслетлар) булган киемнәрдән йөрергә киңәш ителәчәк. Әлеге таләп торак пунктлардан читтәге юл читеннән баручы җәяүлеләр өчен мәҗбүри булачак. Яктылык кайтаручы элементлары булмаган киемнән йөрүчеләргә 500 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев