“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа туган бозаулары өйле булган
Соңгы вакытта кулланышта булмаган, буш торган элекке бәрәңге подвалын чистартып, төзекләндереп, түбәсен ябып, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен профилакторий булдырганнар.
Биредә 5 градус салкын. Моңарчы тудыру бүлегендә аерым бүлемнәрдә яшәгән яшь малларның кечкенә "өй"чекләре чиста, якты, үтәли җил дә куркытмый. Асларына көн саен коры салам түшәлә. Җыелган тирес даими...