Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа туган бозаулары өйле булган

Соңгы вакытта кулланышта булмаган, буш торган элекке бәрәңге подвалын чистартып, төзекләндереп, түбәсен ябып, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен профилакторий булдырганнар. Биредә 5 градус салкын. Моңарчы тудыру бүлегендә аерым бүлемнәрдә яшәгән яшь малларның кечкенә "өй"чекләре чиста, якты, үтәли җил дә куркытмый. Асларына көн саен коры салам түшәлә. Җыелган тирес даими...

Соңгы вакытта кулланышта булмаган, буш торган элекке бәрәңге подвалын чистартып, төзекләндереп, түбәсен ябып, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен профилакторий булдырганнар.

Биредә 5 градус салкын. Моңарчы тудыру бүлегендә аерым бүлемнәрдә яшәгән яшь малларның кечкенә "өй"чекләре чиста, якты, үтәли җил дә куркытмый. Асларына көн саен коры салам түшәлә. Җыелган тирес даими чистартыла - егерме көн саен алыштыралар. Бозауларның тууына да, яңа "өй" ле булуына да әле күп вакыт узмаган. Гыйнварның 15еннән бүгенге көнгә кадәр туган 60 баш бозау кертелгән яңа торакка. Берничә сыер игезәк бозаулар белән дә куандырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев