Саба таңнары

10 март 2015 яңалыклары

  • 10 март 2015 - 12:32
    Ярымутрауның иң гүзәл кыз исемен татар кызы алды [фоторепортаж]
    «Крымская красавица-2015» бәйгесендә кырым татар кызы Ава Сейтумерова беренче урынны алды. Барлыгы бәйгедә 11милләттән 22 кыз катнашты. АиФ-Крым / Екатерина Апонина
    384
    0
    0
  • 10 март 2015 - 12:06
    27 яшьлек машина йөртүче руль артында йокыга киткән [+видео]
    Бер көн элек 27 яшьлек Артур Ш., иртәнге сәгать алтыда, Казанның Тэцевская урамыннан барганда, руль артында йокыга китә һәм 155 км/сәг. белән кызыл янган светофорга чыгып, каршы юл машиналарына әздән генә бәрелмичә кала. - Минем бүген икенче туган көнем - сәгать 06:30 минутта,- дигән Артур.
    404
    0
    0
  • 10 март 2015 - 10:19
    Кар машинасы (снегоход) боз астына төшеп киткән
    Кичә, 9 мартта, коткаручыларга бозда коткару операциясе үткәрергә туры килә. Казан шәһәре, Идел буе районы, Идел елгасы, Победилово торак пункт районы тирәсендәге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр төн уртасында - 23:40 сәгатьтә килеп ирешә. Кар машинасы (снегоход) боз астына төшеп киткәндә, анда ике ир кеше була. Шуларның берсе, 1973 елгы...
    433
    0
    0
  • 10 март 2015 - 08:08
    Казанда коточкыч юл фаҗигасы булган [+фото]
    7 март көнне сәгать иртәңге дүрттә Казанның "Боевая" урамында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ-2113" белән "Hyundai" машинасы бәрелешә. 24 яшьлек "ВАЗ" машинасын йөртүче каршы як юнәлеш юлына каты тизлек белән "Hyundai" машинасы каршына чыга. Ике машина йөртүче дә алган җәрәхәтләрдән соң вафат була. фотолар: proKazan.ru
    372
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:58
    Костя Цзю өйләнде һәм дүрт бала атасы булды [+фото]
    Ел ярым элек күренекле боксчы Костя Цзю 20 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылышкан иде. Ул хатынын һәм өч баласын Мәскәүдәге яңа сөйгән кызына алмаштырды.
    422
    0
    0
  • 10 март 2015 - 07:08
    Балалы солянка [фотрепортаж]
    7 март көнне район мәдәният йортында "Балалы солянка" концерты узды.
    650
    0
    0
  • 10 март 2015 - 06:56
    Түләмәсәң - утыртып куюлары ихтимал
    Тәртибе, законы шундый: кагыйдә бозып штраф салдылармы - син аны ике ай эчендә түләргә тиешсең. Юк икән, штраф күләме икеләтелә, я унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алырга мөмкиннәр. Инде ул да булмаса, мәҗбүри эшләтүләре ихтимал. Күрше Кукмара районында 500 сум штрафын түләмәгән машина йөртүчене өч тәүлеккә утыртып куйганнар. Тагын шунысы...
    358
    0
    0
  • 10 март 2015 - 06:41
    Прививка аркасында ике яшьлек малай инвалид калган
    Малайның әтисе әйтүенчә, ул вакытыннан алдан туса да, сәламәт булган. Казанда яшәүче ата-ана В гепатитыннан планлы прививка ясалганнан соң аның баланың авырлыгына исәпләнмәве сәбәпле, улларының нерв системасына зарар килде дип фикерли. Прививка ясап бер атнадан соң баланың башы начар тота башлаган. Мондый дозадагы вакцина билгеләгән табиб-невропатолог эштән җибәрелә. Ә балага...
    390
    0
    0
  • 10 март 2015 - 06:26
    8 март көнне Әлмәт юлында өч кешенең гомере өзелде [+фото]
    23 сәгать 10 минутта Казан-Оренбург автоюлының 236 нчы километрында ВАЗ 21099 автомобиле руле артына утырган 25 яшьлек шофер юлда йөрү кагыйдәсен боза һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә каршыга килүче ВАЗ 2112 автомобиле белән бәрелешә. 21099 автомобиле бәрелешкәннән соң әйләнә һәм ут кабып, яна. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы аянычлы тәмамлана....
    384
    0
    0
  • 10 март 2015 - 05:25
    Татарстан кризистан курыкмый
    Татарстанда үзебездә җитештерелгән продукцияне популярлаштыру буенча актив эш бара. Илдәге катлаулы финанс һәм икътисади вәзгыять республика җитештерүчеләре алдына яңа таләпләр куя.
    376
    0
    0
  • 10 март 2015 - 05:03
    Мөхәммәт Сабиров вафат
    Кичә, 83 нче яшендә Мөхәммәт Галләм улы Сабиров вафат булды. Мөхәммәт Сабиров 1991-1995 елларда Татарстан Хөкүмәтен җитәкләде, 1995-2000 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы иде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 10 мартта 9:30 сәгатьтә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә була. Интертат.ру
    409
    0
    0
Реклама