Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар машинасы (снегоход) боз астына төшеп киткән

Кичә, 9 мартта, коткаручыларга бозда коткару операциясе үткәрергә туры килә. Казан шәһәре, Идел буе районы, Идел елгасы, Победилово торак пункт районы тирәсендәге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр төн уртасында - 23:40 сәгатьтә килеп ирешә. Кар машинасы (снегоход) боз астына төшеп киткәндә, анда ике ир кеше була. Шуларның берсе, 1973 елгы...

Кичә, 9 мартта, коткаручыларга бозда коткару операциясе үткәрергә туры килә. Казан шәһәре, Идел буе районы, Идел елгасы, Победилово торак пункт районы тирәсендәге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр төн уртасында - 23:40 сәгатьтә килеп ирешә.

Кар машинасы (снегоход) боз астына төшеп киткәндә, анда ике ир кеше була. Шуларның берсе, 1973 елгы ир-ат, кәрәзле телефон аша коткаручыларга хәбәр итә дә инде. Кар машинасы баткан җиргә "Нептун" һава мендәрендә ЗПСО №2 коткаручылары килә. Кыен хәлдә калучылар коткарыла һәм ярга чыгарыла.

Коткаручылар, көннәр җылыну сәбәпле бозның юкаруын хәбәр итә. Шуңа күрә анда техника белән генә түгел, җәяүләп керүнең дә куркыныч булуын кисәтә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев