16 март 2015 яңалыклары
-
”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал туры Казанда була
Аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кылачак 20 март көнне кичке 7дә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырыла һәм аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кыла. Бу турда Киров, Әстерхан, Екатеринбург, Пенза, Киров,...
-
Татарстанда адашлар өйләнешкән
Үзләренеке генә түгел, әтиләренең исемнәре дә бертөсле булып чыккан әлеге гаилә коручыларның. Чаллыда никахлашучы Наил Хәкимов белән Наиләнең мавыгулары да бертөсле икән. Икесе дә кечкенәдән үк рәсем ясарга яраталар. Охшашлыклар искиткеч күп булып чыккан. Әлмәт таңнары
-
Юлдан гөрләвек урынына сөт аккан
М-7 трассасына чыга торган урында, Кадышево бистәсеннән ерак булмаган җирдә "КАМАЗ" автомашинасы шоферы руль белән идарә итә алмый һәм сөт тутырылган цистерналы машина ава. Башка йөк машинасы белән аны торгызганда инде сөтнең байтагы юлга агып өлгерә. Әлмәт таңнары
-
Физик затлардан салымны 13 урынына 16 процентка күтәрергә тәкъдим иткәннәр
Дәүләт Думасына НДФЛны 16 процентка кадәр арттыру турында закон проекты кертелгән. Әлеге проектны КПРФлы Николай Рябов тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, салым салуның бердәм ставкасы салым исәпләүләрен һәм түләүләрне гадиләштерәчәк. Закон проекты буенча хезмәткә түләүнең минималь күләменнән артып китмәгән керемнәр салым чорының һәр аенда 16 процентлы салым салудан азат ителә. Быелның...
-
"Адмирал" арендаторы урынбасары тоткарланган
"Заря" ҖЧҖ директорының Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге муниципаль һәм аның янындагы территориянең куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары 34 яшьлек Николай Каекин тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Николай Каекин кузгатылган РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе ("Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу") буенча...
-
Саунада фахишәлек белән шөгыльләнүчеләрне тотканнар
Аларның иң олысына 23 яшь булып чыккан. Казанда иҗтимагый оешма әгъзалары полиция белән берлектә интим хезмәтләр күрсәтелүе турында хәбәр булган саунага көтмәгәндә килеп керәләр. Бинада чынлап та кызлар булып чыга. Кызлар белән бергә аларны бирегә алып килгән шофер да тоткарлана. Кызларга фахишәлек белән шөгыльләнгән өчен 2 мең сум күләмендә штраф...
-
"Адмирал"дагы янгында һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә компенсация түләнә башлады
Беренче миллион күчерелгән, икенче түләү дүшәмбе көнне шәхси счетта булачак 11 март көнне Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә башлады. "Татар-информ" агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин сөйләгәнчә, ике һәлак булучының туганнарына матди ярдәм билгеләнгән инде....
-
Боз кичүләре ябыла
Һава температурасы күтәрелү, кар сулары барлыкка килү сәбәпле, 15 марттан Татарстандагы дүрт боз кичүен дә ябарга карар кылганнар.