Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал туры Казанда була

Аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кылачак 20 март көнне кичке 7дә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырыла һәм аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кыла. Бу турда Киров, Әстерхан, Екатеринбург, Пенза, Киров,...

Аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кылачак
20 март көнне кичке 7дә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Авыл кызы" II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырыла һәм аны IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кыла. Бу турда Киров, Әстерхан, Екатеринбург, Пенза, Киров, Оренбург, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан, Чувашия республикалары кызлары катнашачак, анда Татарстан сәнгать осталары, Чувашиядән "Мишәр" ансамбле дә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар. Әлеге чараның төп оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, "Сөембикә" журналы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев