Саба таңнары
  • Тат Лат
  • "Адмирал"дагы янгында һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә компенсация түләнә башлады

    Беренче миллион күчерелгән, икенче түләү дүшәмбе көнне шәхси счетта булачак 11 март көнне Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә башлады. "Татар-информ" агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин сөйләгәнчә, ике һәлак булучының туганнарына матди ярдәм билгеләнгән инде....

    Беренче миллион күчерелгән, икенче түләү дүшәмбе көнне шәхси счетта булачак
    11 март көнне Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә башлады.
    "Татар-информ" агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин сөйләгәнчә, ике һәлак булучының туганнарына матди ярдәм билгеләнгән инде. Беренче миллион күчерелгән, дүшәмбе көнне сумма шәхси счетта булачак. Аның сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында каза күрүчеләр дә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тиешле матди ярдәмне алачак. Әмма бу медэкспертлар ясаган нәтиҗәдән соң гына башкарылачак: сумма алган җәрәхәтләргә карап билгеләнә.
    Искәртеп узабыз: һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 әр миллион сум акча биреләчәк. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.
    Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк.
    Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: