Саба таңнары

10 апрель 2015 яңалыклары

  • 10 апрель 2015 - 13:36
    Казанда Сабан туе 1 августта булачак
    Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турындагы указны имзалады. Шулай итеп, 2015 елгы Сабан туе Казанда - 1 августта, Чаллы һәм Түбән Камада 13 июньдә уздырылачак. Ә авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) милли бәйрәмебез 6-7...
    365
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 13:10
    Татарстанда Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташка һәйкәл ачылачак
    Быел Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы игълан итнелде. Бу уңайдан ТР парламентында бүген уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстанның Кама Тамагы районында язучы, драматург, депутат Туфан Миңнуллинга (1935-2012) һәм Казанның Һади Такташ - Марсель Сәлимҗанов урамнары скверында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташка...
    323
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 13:08
    Казанда суд приставлары "Алтын" сәүдә үзәген япты
    Бүген суд приставлары хезмәткәрләр һәм арендаторларга хәбәр итеп, шулай ук аларны алга таба ничек эш итәргә икәнне аңлатып, "Алтын" сәүдә үзәген япты. "Бүген иртән районара аерым башкару производстволары бүлегенә сәүдә үзәгенең эшчәнлеген туктатып тору турында башкару кәгазе алынды. Бу башкару производствосы шунда ук үтәлергә тиешле гамәлләргә карый, шуңа да ук...
    315
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:08
    Татарстан районнарында терлекләр баш саны арткан
    Татарстанның Ютазы, Әлки, Кукмара, Буа, Кайбыч, Балтач районнарында ел башыннан мөгезле эре терлек баш саны арткан. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның I кварталында терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә аграр ведомство матбугат хезмәте. Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Чарада авыл...
    339
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 11:00
    “Ока” шоферы фаҗигале үлгән
    Бүген иртән юл һәлакәтендә тагын бер ир җан бирде. Зәй-Сухарево юлында Ока шоферы каршы як полосага чыга һәм Scania авыр йөк машинасына килеп бәрелә. Алган имгәнүләрдән җиңел машина шоферы шунда ук үлә. Әлмәт таңнары
    429
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 10:58
    Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    9 апрель көнне сәгать 21:39 минутта Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
    22
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 10:53
    Бензин бәясе тагын арта
    «Роснефть» һәм «ЛУКОЙЛ» ягулык салу станцияләрендә бензин бәясен инде арттырганнар. Якын арада калган вак заправкалар да бәяләрне арттырыр, ди белгечләр. «Интерфакс» язганча, майда бензиннан файдалану 25-30 % ка артачак. Бу исә бензин бәясенең артуына китерәчәк. Әлегә ягулыкларга дефицит юк, дип хәбәр итә «ОМТ-Консалт» оешмасы. Әлмәт таңнары
    383
    0
    0
  • 10 апрель 2015 - 10:47
    27 миллион сумлык машинаны харап иткәннәр
    Ferrari 599 GTO дигән кыйммәтле машинаны парковщик тиешле урынга куярга тиеш булган. Әмма ул тормоз һәм газ педальләрен бутап кибет стенасына килеп бәрелгән. Бу хәл Римда була. 450 000 доллар торган машина хуҗасы Голландиядән Ferrari хуҗалары клубына очрашуга килгән булган. Хәзер бу машинаны нишләтергә дә белүче юк икән. Әлмәт таңнары
    358
    0
    0
Реклама