Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташка һәйкәл ачылачак

Быел Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы игълан итнелде. Бу уңайдан ТР парламентында бүген уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстанның Кама Тамагы районында язучы, драматург, депутат Туфан Миңнуллинга (1935-2012) һәм Казанның Һади Такташ - Марсель Сәлимҗанов урамнары скверында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташка...

Быел Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы игълан итнелде. Бу уңайдан ТР парламентында бүген уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, Татарстанның Кама Тамагы районында язучы, драматург, депутат Туфан Миңнуллинга (1935-2012) һәм Казанның Һади Такташ - Марсель Сәлимҗанов урамнары скверында татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташка (1901-1931) һәйкәл ачылачак. Аның сүзләренчә, һәйкәлләр инде әзер диярлек.

Моннан тыш, әдип, фронт язучысы Фатих Кәримнең (1909-1945) истәлеген мәңгеләштереп, һәйкәл ачу да планлаштырыла.

"Татар-информ",

Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев