Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнарында терлекләр баш саны арткан

Татарстанның Ютазы, Әлки, Кукмара, Буа, Кайбыч, Балтач районнарында ел башыннан мөгезле эре терлек баш саны арткан. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның I кварталында терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә аграр ведомство матбугат хезмәте. Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Чарада авыл...

Татарстанның Ютазы, Әлки, Кукмара, Буа, Кайбыч, Балтач районнарында ел башыннан мөгезле эре терлек баш саны арткан. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның I кварталында терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясадылар, дип хәбәр итә аграр ведомство матбугат хезмәте.
Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча җитәкчеләре һәм белгечләре, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.
I кварталда терлекчеләр уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Мөгезле эре терлек баш саны 753,9 мең башка җиткән, бу узган елның шул чоры күрсәткечләре кадәр тәшкил итә. Сыерлар баш саны - 245 мең баш.
Хисап чорында 274,8 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елгы шушы ук вакыттагының 105 процентын тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 1177 кг сөт савып алынган. 88,7 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, шул исәптә мөгезле эре терлек - 23,6 мең, 85,7 мең баш бозау туган.
Н.Хаҗипов белдергәнчә, ел башыннан Ютазы, Әлки, Кукмара, Буа, Кайбыч һәм Балтач районнарында мөгезле эре терлек баш саны арткан. Ә республиканың Әлмәт, Алексеевск, Яшел Үзән, Тәтеш һәм Түбән Кама районнары бу күрсәткечләр буенча артта калган.
Мамадыш, Әлки, Кукмара, Биектау, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Югары Ослан районнарында сөт җитештерү күләме артуы күзәтелә. Ә Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама, Әгерҗе һәм Чистай районнарында бу күрсәткеч түбән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев