Саба таңнары

13 май 2015 яңалыклары

  • 13 май 2015 - 11:51
    РФ Премьер-министры дару бәяләрен дәүләти җайга салу турындагы карарны имзалады
    РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тормыш өчен кирәкле һәм әһәмиятлеләр исемлегенә кертелгән дарулар бәясен дәүләт контроленда тоту турындагы карарны имзалады, дип хәбәр итә чәршәмбе көнне РФ Хөкүмәте сайты. "Күпләп сату оешмалары, аптека оешмалары, шәхси эшмәкәрләр һәм медицина оешмаларының тормыш өчен кирәкле һәм әһәмиятле препаратлар исемлегенә кертелгән даруларга бәя билгеләвенә төбәк дәүләт...
    361
    0
    0
  • 13 май 2015 - 11:19
    Прокуратура бер төркем кешеләрне таптаткан таксистны сак астына алуны таләп итә
    Казан прокуратурасы 9 май кичендә бер төркем кешеләрне таптаткан таксистны сак астына алуны таләп итә, дип хәбәр итә күзәтү органы. Һәлакәт 9 майда кичке сәгать 11ләр тирәсендә шәһәрнең Киров районында була. Такси йөртүче бәйрәм салютын карап, өйләренә кайтып баручы җәяүлеләрне таптата. Һәлакәт нәтиҗәсендә, биш кеше имгәнә, ул исәптән ике бала....
    372
    0
    0
  • 13 май 2015 - 11:19
    81 яшьлек әби базга төшеп үлгән
    Нурлатның Завод урамында яшәүче 81 яшьлек А. көне буе бакчада эшләгән, гаражындагы базына җыелган суны утырткан үсемлекләренә сипкән. Берара күршеләре аны күздән югалтканнар. Ялгызы гына яшәүче әбине эзләп барсалар, аның җансыз гәүдәсен баздагы суда күреп, полициягә хәбәр иткәннәр. Эчке эшләр бүлегендә әйтүләренчә, үлем сәбәбенең якынча фаразы - инсульт, дип белдерә...
    315
    0
    0
  • 13 май 2015 - 11:05
    Малайның башына тимер белән суккан һәм аңа этен җибәргән
    Бу хәл 9 май көнне була. Малай сөйләвенчә, аның янына "Газель" машинасы килеп туктый. Аннан бер ир чыгып, малайның башына тимер белән суга һәм аңа этен җибәрә. Эт берничә җирдән баланы тешли. Авыр хәлдә ул сырхауханәгә озатыла. Хәзер Яшел Үзәндә булган әлеге вакыйга буенча тикшерү бара. Әлмәт таңнары
    349
    0
    0
  • 13 май 2015 - 10:00
    Бүген хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен "кайнар линия" эшли
    Бүген, 13 майда, Татарстанда 10:00-17:00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" эшли. Гражданнарның сорауларына Татарстанда кеше хокукларын яклау вәкилләре һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Алар төрле сорауларга җавап биреп кенә калмый, бәхәсле хәлләрне чишәргә дә булышачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: - 8 (843) 236-40-17; - 8...
    425
    0
    0
  • 13 май 2015 - 06:43
    Баласын рәнҗеткәнгә өч ел төрмә
    Чаллыда баласын тиешенчә карамаган ана кешегә җинаять эше кузгатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 40 яшьлек ананың спиртлы эчемлекләр кулланып, ДЦП авырулы 4 яшьлек баласын карамавы, аңа кирәкле тренажерлар, хәрәкәтен җиңеләйтә торган җайланмалар сатып алмавы билгеле булган. Алай гына да түгел, ана кеше баласының физик кимчелекләреннән көлеп, аны кимсетә торган булган. Хатынга...
    454
    0
    0
  • 13 май 2015 - 06:40
    Яшел Үзәнгә 600 миллион сум
    Моношәһәрләрне үстерү фондыннан Яшел Үзәнгә 600 миллион сум бүлеп бирергә мөмкиннәр. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән әнә шул хакта фикер алышты,очрашу барышында Яшел Үзән шәһәрен үстерү турында килешү имзаланды. Яшел Үзәнне үстерү проекты өчен 600 миллионлап акча кирәк булачак. Дмитрий Скриванов әйтүенчә, әлеге...
    340
    0
    0
  • 13 май 2015 - 06:25
    Үләргә җыенгач, яшисе киләсен аңлаган
    9нчы май көнне Яшел Үзән шәһәрендә «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә яшь егет мөрәҗәгать итеп, бензин белән агулануы турында белдерә. Табиблар әйтелгән адрес буенча килгәч, егетне кухняда таба. Баксаң, егет үз-үзенә кул салырга теләп, шприцка бензин тутырып, венасына кадаган, 50 төймә «Но-шпа» һәм 20 төймә эч йомшарткыч дару эчкән. Хәле начараюын аңлагач,...
    392
    0
    0
  • 13 май 2015 - 06:15
    Бәйгегә йомгак ясалды
    "Саба таңнары" редакциясе сугыш чоры хатирәләрен яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге игълан иткән иде.
    468
    0
    0
  • 13 май 2015 - 05:21
    Талпаннан саклан
    Татарстанда 262 кеше талпан кадалудан зарланып больницага мөрәҗәгать иткән инде. Аларның 69ы - балалар. Урман бете күбрәк Казанда яшәүчеләргә кадалган.
    470
    0
    0
Реклама