Саба таңнары

28 май 2015 яңалыклары

  • 28 май 2015 - 12:18
    Казанда берәү 49 яшьтә бала тапкан
    21-27 май көннәрендә Казанның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 501 сабый (269 ир бала һәм 232 кыз) тууы теркәлгән. Иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 49 яшь. Шул көннәрдә Казанда 97 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 18, иң олыларына - 62 һәм 60...
    602
    0
    0
  • 28 май 2015 - 12:15
    Көтүче кирәк, кем бара
    Көтү - авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч: көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек... Бер көне - 1000 сум Балтач районының Арбор авылында балачактагы каз көтүләрен...
    864
    0
    0
  • 28 май 2015 - 11:09
    Кукмара районының Рудник авылында билгесез җанвар 15 кош-кортның канын эчкән
    Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар. -Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә...
    712
    0
    0
  • 28 май 2015 - 10:54
    3 көн рәттән ял итәбез
    12 июнь - Россия көне. Бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Аны шулай ук еш кына Бәйсезлек көне дип тә атыйлар. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 12 июнь эшләми...
    822
    0
    0
  • 28 май 2015 - 10:45
    Бүген майонезның туган көне
    Бүген майонезга 259 яшь тулды. Аны 1756 елның 28 маенда Франциянең Маон шәһәрендә эксперемент рәвешендә һәрби пешекче уйлап чыгара. Котлыйбыз сине, Майонез!
    717
    0
    0
  • 28 май 2015 - 08:30
    Колорадо коңгызы белән ничек көрәшергә
    Бәрәңге дигәннән, инде кабат колорадо коңгызы белән көрәшер чаклар да җитә. Өлгеррәкләр бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртеп утыртты. Ә калганнарга нишләргә? Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре әйтүенчә, бәрәңге кортлары быел аз гына күбрәк тә булмагае әле. Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Рузалия Хайрова сүзләренчә, бәрәңге бакчасы артык зур булмаса,...
    715
    0
    0
  • 28 май 2015 - 07:34
    Кукмарадагы авыл Сабан туена Салаватны чакырганнар
    Кукмара районының Вахит авылы Сабан туен ел саен зурдан кубып үткәрәләр. Быелгысы да искәрмә булмаска тиеш. 7 июньдә 13:00 сәгатьтә башланачак Вахит авылы Сабан туеның быелгы махсус кунагы - Татарстанның халык артисты, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Болай булгач, милли бәйрәм программадасына кертелгән милли көрәш, төрледән-төрле уеннарның...
    423
    0
    0
  • 28 май 2015 - 07:25
    Өч бала анасы Венера Шәмиева сабыйларын ничек тәрбияли
    Беренче кызыбыз Зөләйхага 9 яшь, улыбыз Дәүләткә 5 яшь тула, кечкенәсе Җәлилгә 6 ай. Зөләйханы үстергәндә бик нык психология белән кызыксындым һәм баламны шуңа нигезләнеп тәрбияләргә тырыштым. Бала тәрбияләү тугач та 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 21 яшькә кадәр аерыла. Беренче 7 елны балага патшага...
    735
    0
    0
  • 28 май 2015 - 06:52
    Вил Усмановка операция ясаганнар
    10 май көнне Баулы хастаханәсендә Татарстаннын халык артисты, танылган көрәшчегә операция ясаганнар... - Май бәйрәмнәрендә авылга бәрәңге утыртырга кайткан идек. Көне буе бакчада казынганнан соң, эчем авыртып, хастаханәгә бардым. Табибларда тикшерү үткәч, сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Биш көн хастаханәдә яткач, концерт куярга чыгып киттем. Бүген Оренбургта. Хәлләрем яхшырды инде. Беренче...
    386
    0
    0
  • 28 май 2015 - 06:03
    Рус теленнән имтихан тапшыру көне
    Бүген Татарстанның 18 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.
    706
    0
    0
  • 28 май 2015 - 05:46
    Байлар Сабасында "Сабантуй" бәйрәменә бирнә җыю
    27 май көнне Сабада район мәдәният йорты хезмәткәрләре гореф гадәтләрне искә алып, милли матур итеп атны бизәп, гармунга җырлап Сабантуйга бирнә җыйдылар.
    1029
    0
    0
Реклама