Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колорадо коңгызы белән ничек көрәшергә

Бәрәңге дигәннән, инде кабат колорадо коңгызы белән көрәшер чаклар да җитә. Өлгеррәкләр бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртеп утыртты. Ә калганнарга нишләргә? Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре әйтүенчә, бәрәңге кортлары быел аз гына күбрәк тә булмагае әле. Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Рузалия Хайрова сүзләренчә, бәрәңге бакчасы артык зур булмаса,...

Бәрәңге дигәннән, инде кабат колорадо коңгызы белән көрәшер чаклар да җитә. Өлгеррәкләр бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртеп утыртты. Ә калганнарга нишләргә? Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре әйтүенчә, бәрәңге кортлары быел аз гына күбрәк тә булмагае әле. Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Рузалия Хайрова сүзләренчә, бәрәңге бакчасы артык зур булмаса, кортларга каршы биологик препаратлар куллануың хәерле.
- Ни дисәң дә, сәламәт ризык ашарга тырышырга кирәк. Әгәр дә инде бакчагыз ун сутыйдан артып китсә, химик препарат куллану отышлырак. Аны да кортның личинкалары күренә башлауга ук юк итү ягын карарга кирәк. Колорадо коңгызына каршы препаратларны ел саен алыштырып торыгыз, чөнки кортлар аларга тиз ияләшә. 80-90 нчы елларда халык «Децис» препаратын кулланды. Әмма күпмедер вакыттан аның нәтиҗәлелеге кимеде: кортлар препаратны үз итеп бетерде. Аннары «Актара» дигәненә күчтек. Хәзер сатуда химик препаратларның нинди генә төре юк. Аларны ел саен үзгәртеп тору мөмкинлеге зур, - диде Рузалия Хайрова.
Биологик препаратларга килгәндә, аларга кортлар ияләшми икән. Белгечләр сүзләренчә, мондый препаратлар табигый матдәләрдән - гөмбәләрдән эшләнгән. Кортларны табигать үзе үк юк итә ди.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев