Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көтүче кирәк, кем бара

Көтү - авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч: көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек... Бер көне - 1000 сум Балтач районының Арбор авылында балачактагы каз көтүләрен...

Көтү - авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч: көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек...
Бер көне - 1000 сум
Балтач районының Арбор авылында балачактагы каз көтүләрен исәпкә алмаганда, 10 еллап көтүче булып йөргән Рифат абый Рәхмәтуллин белән сөйләшәбез.
- Бу бик җаваплы эш. Һәр сыерны күзәтергә, танырга кирәк, ветеринар, зоотехник белгече дә буласың кырда, кайсы сыер бозауларга мөмкин. Авырып китсә дә, эш харап. Көтүдә бер сыерның күбенеп үлгәне дә булды. Күрәсең, өйдән күп итеп ашатып чыгарганнардыр. Малны ничек ашатасын, кайчан су эчерәсен белергә кирәк, - ди Рифат абый.
Татарстанда көтүчеләргә кытлык. Хәтта Авито.ру сайтында да көтүчеләр кирәк дигән игъланнар бар. Мәсәлән, Түбән Кама районында көтү көтәргә риза булучыларны уңайлы торак белән кызыктыралар. Җырчы Салават Фәтхетдинов көтүче булуы турында мактанып сөйли, тик аңа карап кына көтүче булырга атлыгучылар юк. Көтү көтәргә теләүчеләр булмагач, күп авылларда ул чиратка салынган. Гадәттә, бер сыерга бер көн чират. Бу чиратны теркәп бара торган махсус кешеләр дә бар кайбер районнарда. Кемдер көтү вакытында ярыйсы гына акча эшләп калырга ашыга. Әйтик, чираты җитеп гаиләдән берәү дә чыга алмый икән, һәр авылда диярлек «ярдәм» итәргә әзер торган егетләр, абзыйлар була. Аларга хезмәтләре өчен акча түлиләр. Кайбер якларда ялланган бер көнлек көтүчеләр бер шешә аракыга риза булсалар, мәсәлән, Балтач районының Арбор авылында бер көн көткән өчен 800-1000 сумга кадәр сорыйлар. Бер тапкыр ашаталар да. Аның каравы җәй буе көтү көткән даими көтүчегә аена бер сыер исәбеннән 200 сум гына түләнә.
Электр-көтүче
Тиздән көтүчеләр ки­рәк тә булмас кебек. Югары Осланның Шеланга авылыннан фермер Му­рат Сираҗин кәҗә көтү­ләре өчен Чиләбедән бордер-колли токымлы эт кайтарткан. Баксаң, бу төр этләр әле XVI гасырда ук Европада көтүче хезмәтен үтәгәннәр икән. Россия­дә алар 300ләп кенә санала, ди. Әлеге токымның бер көчеге дә 30-40 мең сум тирәсе йөри.
- Пастух (этенә Мурат абый шундый кушамат биргән) - минем иң ышанычлы көтүчем. Кешене яллау бик кыйбат­ка төшә, аена 15 мең сум хезмәт хакы түләргә, ашатырга, эчертергә, яшәү урыны белән тәэмин итәргә кирәк. Ә Пас­тух өч тәлинкә ашка, башыннан сыйпаганга риза булып, эшен намус белән башкара. Кеше урларга, аракы эчеп, көтүне таратырга мөмкин, ә эткә билгеле бер әйләнә сызып бирәсең дә, ул шул чиктән кәҗәләрне чыгармый. Ялны да белми ул, отпуск та сорамый, - ди Мурат абый.
Эт сыер көтүен көтә аладырмы, белмим, ә менә Әгерҗе районы Ямурза авылында гаилә фермасы ачкан Илшат Сәхипов электр-көтүче булдырган.
- Бүген 100 баш сыер асрыйбыз. Көтүче кирәк булгач, малайлар интернеттан казынып, көтү кө­тәргә сәләтле җайланма барлыгын ачыкладылар. Заказ биреп, электр-көтүчене кайтарттык. Җирне 20шәр гектарлап бүлеп чыктык та махсус тимерчыбык белән әйләндереп алдык. Ул чыбык аша җиңелчә ток уза. Сыерлар читкә китә башласа, шул чыбыкка эләгә, куркып, көтүлектән башка читкә тайпылмый. Бер көтү җирендә ашарга беткәч, электр-көтүчене икенче җиргә күчерәбез. Аның үз мәшәкате дә җитәрлек инде, урнаштыруы гына да 25 мең сум тирәсенә төште. Дүрт метр саен багана утыртырга кирәк, чыбыкларын сузарга. Аккумулятор ярдәмендә чыбык­ларга ток җыелып тора. Ә шулай да, кеше яллауга караганда, очсызракка төшә. Дөрес, бер чыбыкка гына көтүне ышанып тапшырып булмый. Ул-бу була калса дип, аерым күзәтүче кешебез бар, - диде Илшат Сәхипов.
Мондый электр-көтүчеләрне хуҗалык көтү­ләрендә дә куллана баш­лаганнар. Мамадыш районының Албай авылында көтүче таба алмагач, бер сыер башына 1500 сум акча җыешып, шул җайланманы кайтартканнар.
- Башта халык ышанмады, шикләнеп карады, әмма кигәвен котыр­ган чакта, көтүче булса да, сыерлар качып кайта башлаган иде, шуңа да чыбыклар үткәрүнең файдасын бик күрәбез. Көтүне җыючы кеше (ул чиратлап билгеләнә) иртән сыерларны су буена илтеп куя, кич белән генә килеп ала. Көне буе сыерларыбызны шул чыбык саклый инде. Быел менә алмашка тагын бер көтүлек җире булдырырга уйлап торабыз, аккумулятор бик астында сак­лана, - ди Лиза Кирушина.
Татарстанда сыерларның муенына махсус җайланма асып, мал-туарның кайда йөргәнлеген GPS системасы аша компьютердан күзәтеп утыручы фермерлар да бар дип ишеткәнем бар. Монысы көтүчене алыштыра аламы икән? Компьютерда сыерның читкә киткәнен күреп, барыбер үзеңә чабарга туры килә, югыйсә. Кыскасы, сыеры булса, көтүчесен ничек тә табалар, димәк.
Ә сездә көтүчеләр җитәме?
Әлфия Ситдыйкова, Әгерҗе, Кичке таң авылы:
- Бездә гомер-гомергә чиратлап көтү гадәткә кергән. Көтүчене кирәксенмибез дә. Бер сыерга бер кеше чыга. Әгәр көтүгә чыга алмыйсың икән, чиратыңны күршең белән алыштырып торасың. Көтүдә 100дән артык мал. Сыер асраучылар кимеми, яшьләр мал башларын арттыра. Ничек булса да яшәргә кирәк бит инде, сөтне кыш көне 16 сумнан кабул иттеләр, хәзер 14 сум 50 тиеннән җыялар. Сыеры барның - сые бар дип юкка гына әйтмиләр бит.
Чулпан Нәҗипова, Мамадыш, Чия башы:
- Былтыр көтүчебез бар иде, быел кеше таба алмадылар. Чарасызлыктан чиратлап көтәргә мәҗбүрләр. Көтүчегә аена 550 сум түли идек. Ә яллап көттерсәң, 250 сумга көтәргә риза булучылар да бар. Чиратлап көтү бик җайсыз. Алтышар сыер асраган кеше атна буе көтүдә дигән сүз. Авыл халкының эше болай да җитәрлек бит инде, печән өсте җитә хәзер, бакча эшләре дисеңме. Авылда көтү икегә бүленеп чыга. Безнең очта 40лап сыер бар. Хәзер авыл халкы киңәшләшеп, электр-көтүче алырга җыена.
Флера Сибагатуллина, Арча, Өтнә:
- Бездә бөтенләй көтү чыкмый, инде 6-7 еллап кеше сыерын арканлый гына. Бик матур су буебыз бар, шунда көне буе үлән ашый мал-туар. Хәер, сыерлары да калмады инде аның, элегрәк авылда 50 башлап сыер җыела иде, хәзер 30га туламы икән?


Эльвира Мозаффар

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X