10 июль 2015 яңалыклары
-
10 июль 2015 - 12:45Мошенникларның кармакларына эләкмим дисәң [файдалы киңәшләр]Мошенниклар белән көрәш кискенләшә бара. Әледән- әле аның яңа төрләре ачыклана. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу юнәлештә халыкка аңлату эшләре алып баруга да карамастан, "ятмәгә" өләгүчеләр очраштыргалап тора.
-
10 июль 2015 - 12:06Селфины Белфи алыштырып бара +18 [+фото]Интернет челтәрендә соңгы вакытта бик популяр булган "Селфи" төшүне "Белфи" алыштырып бара. Нәрсә соң ул Белфи? Дөньякүләм йолдызлар үзләренең "бишенче точкаларын" фотога төшереп Инстаграм битләренә кертәләр. Шушы хәрәкәткә "Белфи" дип исем кушканнар. фотолар: lenta.ru
-
10 июль 2015 - 11:14Иртәгә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” бәйрәмеИртәгә, 11 июль көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме узачак. Бәйрәм программасында ниләр генә юк. Атлар чабышы, милли уеннар, конкурслар, эстрада йолдызлары чыгышы, дискотека, лазерлы-шоу һәм башкалар. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм салюты төне сәгать бердә була, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru сайты. Кыскасы, барыгыз күрегез, рәхәтләнеп ял итегез! Хезмәт...
-
10 июль 2015 - 11:13Татарстанда нефть ничә елга җитәКичә республика нефтьчеләренә яңа бурычлар билгеләделәр. "Безгә киләчәккә карап эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Нефть саммиты"нда. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә узган чарада республикадагы "кара алтын" чыгаручы оешмаларның еллык эш нәтиҗәләре, тармакны үстерү турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча, Татарстанда мондый җыен 2001 елдан бирле ел саен...
-
10 июль 2015 - 10:12Ильсур Метшин бүген метрога төшкән [+фото, видео]Ильсур Метшин бүген метрога утырып кына дөнья чемпионатына билетлар артыннан барып кайткан э
-
10 июль 2015 - 10:09Юл һәлакәтендә биш машина, биш кеше зыян күрде [+фото]9 июльдә 13 сәгатьтә М-7 трассасының Мамадыш районындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда биш җиңел машина бәрелеште. Нәтиҗәдә биш кеше зыян күрде. Вакыйга булган урынга барып җиткән ашыгыч ярдәм машинасы дүрт кешене Алабуга хастаханәсенә алып киткән. Бишенче зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан. Тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
10 июль 2015 - 07:09Башкортлар кызыгып китте [+фоторепортаж]Районыбыз эшлекле визит белән килүче кунакларны кабул итеп кенә тора. Күрсәтер уңышлар, тәкъдим итәр тәҗрибә булгач бик сөенечле.
-
10 июль 2015 - 06:58Икенче яшьлеген кичерә [+фоторепортаж]Олы Кибәче авылы читендәге урта мәктәп бинасының хәзер ерактан ук үзенә тартып, балкып торуына күпләр сокланадыр. "Инвестхолдингстрой" төзелеш компаниясе эшчеләре белем учагын әнә ничек матур итеп яшел сайдинг белән тышлап куйганнар.
-
10 июль 2015 - 06:56Кукмарадан килгән кунаклар кәҗә сыеннан авыз иттеләр [+фоторепортаж]Ике район дуслыгын өлкән буын саклап яши белә. 9 июльдә Кукмара районы ветераннары районыбыз хуҗалыкларында кунакта булып китте.
-
10 июль 2015 - 06:29Мамадышта чупакабра күргәннәрМамадышта яшәүчеләр Пузанка тавында билгесез җәнлек күрүләре турында хәбәр итә. Җиләктән коты алынып кайткан бер ханым, әлеге җәнлекне чупакабра, дип атады. -Кичке сигезләр тирәсендә, көнгерәгә охшаган сәер җәнлек күрдем. Озын койрыклы, йонсыз, алгы аяклары кыска. Безне күргәч, башта туктап карап торды, аннары соң сикерә-сикерә йөгереп китте. Бик курыктым, - дип...