Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Кукмарадан килгән кунаклар кәҗә сыеннан авыз иттеләр [+фоторепортаж]

Ике район дуслыгын өлкән буын саклап яши белә. 9 июльдә Кукмара районы ветераннары районыбыз хуҗалыкларында кунакта булып китте.

"Телевизордан күреп, матбугаттан укып сездәге уңай үзгәрешләрне белеп торабыз. Районыбыз ветераннары белән килеп, үз күзләребез белән күрергә булдык", - ди Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров. Алар "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы һәм "Лукоз-Саба" фермасындагы кәҗәләр тормышы белән танышты. Кәҗә сые - кымыз, сыр, йогурт һәм башка төр продукциядән авыз итте. Лесхоздагы орлыкчылык-селекцион үзәктә булып, агач эшкәртүнең яңа технологиясе белән таныштылар. Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче яшьтәшләренең хәлләрен белештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X