Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Икенче яшьлеген кичерә [+фоторепортаж]

Олы Кибәче авылы читендәге урта мәктәп бинасының хәзер ерактан ук үзенә тартып, балкып торуына күпләр сок­ланадыр. "Инвестхолдингстрой" тө­зе­леш компаниясе эшче­ләре белем учагын әнә ничек матур итеп яшел сайдинг белән тышлап куйганнар.

Хәзер яңарту эшләре эчтә бара. Ун ел педагогик стажлы, шуның ике елын директор булып эшләүче Рәлиф Мөхәммәтҗанов кына әлегә төзүчеләр кулы бер дә тимәгән бүлмәсендә утырып калган. Идәннәре кубарылган, бушап калган башка кабинетларның, коридорларның тагын ай ярымнан бөтенләй икенче төс алачагына ышанасы да килми хәтта.

- 1992 елда төзелгән бинада косметик ремонт уздырылса да, көчле җилдә стенадагы штукатурлар селкенә башлый, салкында почмак стеналар күгәрә иде. Өч авылдан 90га якын бала белем алачак мәктәпнең хәзер икенче яшьлеген кичерүенә без бик шат, - ди директор.- Төзүчеләр март аенда килгәннәр иде, укучылар ремонт барышында артык сизмәделәр дә диярлек. Эчтә җылылык системасы каникул вакытында алыштырылды. Май аенда эшләр туктатып торылды. Хәзер ремонтчылар тулы куәтенә эшли. Алар кулы белән уку-тәрбия процессы өчен өр-яңа шартлар тудырылачак. Укучыларга ике катта да бәдрәф, ашханә блогы өчен аерым чишенү, душ бүлмәләре булачак, "Уңайлы мохит" программасы да гамәлгә ашырылачак. Эш күп, ремонтка республикадан 16,912 миллион сум акча бирелде. Ул гына җитмәячәк, шуңа күрә район бюджетыннан да финанс ярдәме көтелә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев