5 август 2015 яңалыклары
-
5 август 2015 - 10:27Коточкыч хәл: Хабаровск янындагы һәлакәттә 16 кеше үлгән, 60 кеше зыян күргән [+фото]Ике пассажир автобусының бәрелешүе аркасында дистәдән артык кешенең гомере өзелгән. Юл-транспорт һәлакәте "Амурдагы Комсомольск - Хабаровск" трассасында иртән килеп чыккан. Юлда ике рейс автобусы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 16 кеше үлгән, 60ының сәламәтлегенә зыян килгән, 21 кешене вертолет белән хастаханәгә озатканнар. Үлүчеләр арасында бала да бар. Фаразлаулар буенча, һәлакәт тизлек...
-
5 август 2015 - 10:16Илсаф кызын кияүгә бирде [+фото]31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды...
-
5 август 2015 - 10:12Хай-дайвинг вакытында спортчы кыз каланчадан егылып төшкән [+видео]Су спорты төрләре буенча Казанда уздырылучы дөнья чемпионатында бүген ир-атлар арасында финал ярышы уза. Кичә, 4 августта, 9 спортчы кыз алтын медаль иясен ачыклады.Спортчылар саны 10 булырга тиеш булып та, ул көнне ярышырга 9 гына спортчы чыкты. Бактың исә, Украина спортчысы күнегүләр вакытында җитди имгәнгән икән. Ул җилгә яраклаша алмыйча,...
-
5 август 2015 - 08:41Мотоциклда да су өстендә йөреп була [кызыклы видео]Австралия спортчысы 2 ел эзерләнүдән соң су өстендә мотоциклда йөрергә өйрәнә һәм "YoyTube" сайтында бер көндә 2 миллион карау җыя
-
5 август 2015 - 08:12Яшенле яңгыр көтеләБүген, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез яңгыр яву ихтималы бар.
-
5 август 2015 - 07:40Шөкер, бәйрәмнән исән калдыкМинем өчен гаиләмне, балаларымны урамга чыгарырга, соңга калмый кайтырга сораган көн бар - ул Десантчылар бәйрәм иткән көн. Быел да 2нче августта һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгы үтте. Мин туган авылымда идем, шуңа фонтаннарда су керүче исерекләрне, урамда күзләренә күренергә куркыныч булган салмыш ирләрне күрми калдым. Хәер, быел Казанда чемпионат үтү...
-
5 август 2015 - 07:29Белем көне 15 сентябрьгә күчәрмеРусия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын 1нче сентябрьдән 15енә күчерергә тәкъдим итә. Көзнең беренче атналарында һава торышы туризм өчен уңайлы, шуңа да укуны кичектереп торырга кирәк, дип саный ул. Игорь Левитин әйтүенчә, Көнбатыш Европа илләрендә бу алым күптән гамәлгә кертелгән инде. Әлеге тәкъдимне Мәгариф һәм фән министрлыгы хупламаган....
-
5 август 2015 - 07:12Инвалид балалар өчен бушлай таксиКазанда инвалид балалар өчен бушлай такси хезмәте күрсәтелә башлады. Проектны оештырган «Радуга» хәйрия фонды белдергәнчә, машинага ике көн алдан 8-927-427-05-30 номерына шалтыратып заказ бирергә кирәк. Такси авыру баланы һәм аны озата баручыны тиешле җиргә илтеп куячак, йөртүче, кирәк булган очракта, баланы күчерергә дә ярдәм итәчәк. Безнең гәҗит
-
5 август 2015 - 07:11Алты баласын һәм хатынын үтергән Олег Беловны тоткарлаганнарОлег Белов алты баланы һәм хатынын үтереп полиэтилен капчыкларга тутырганын турында язган идек. Тикшерү эше дәверендә Белов анасын үтерү турында да билгеле була. Ул анасының гәүдәсен халатка төреп калдыра. Полиция җинаятьче ирне кичә махсус эзләү операциясе барышында Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә кайнанасын үтермәкче булганда тоткарлый.
-
5 август 2015 - 06:41Мөселманнарга эш эзләү җиңеләяТатарстанда Halal Work дип аталган мөселманнарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтә торган сайт һәм мобиль кушымта эшли башлый. Проектны оештырган Айрат Касыймов сүзләренчә, сайт мөселманнарның хәлен күпкә җиңеләйтәчәк. «Сайтта бөтен төр эшләр дә күрсәтеләчәк. Без «хәләл» өлкәдә генә түгел, ә эш базарындагы барлык юнәлешләр белән эшләргә җыенабыз», - ди Касыймов. Кредит...
-
5 август 2015 - 06:24Татарстанда беренче бэби-бокс барлыкка килдеЧаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Татарстанда беренче бэби-бокс урнаштырылды. Бэби-бокс - авыр хәлдә калган аналарга балаларын калдырып китү урыны. Баласын бокста калдырган ана бернинди җаваплылыкка тартылмый. Шул рәвешле баласын чүп савытларында ташлап калдырган аналар саны кимер, яңа туган ташландык сабыйлар азаер, дип саный бэби-боксны булдыручылар. Чаллыда куелган җайланма 382...
-
5 август 2015 - 06:17Гөмбә белән сак булыгызТатарстанда гөмбә ашап агулану очраклары арткан. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, сезон башланганнан бирле 31 кеше, шул исәптән 24 атналык көмәне булган хатын һәм 2-11 яшьлек сигез бала зыян күргән. Бәхеткә, аларның барысына да вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Безнең гәҗит
-
5 август 2015 - 05:345 август көнне 1962 елда Америка актрисасы һәм җырчысы Мэрилин Монро вафат була