Саба таңнары

3 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2015 - 13:12
    "Яңа гасыр" журналисты Эльвира Әхтәмова кияүгә чыкты [+фото]
    Шушы көннәрдә генә "Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Эльвира Әхтәмова сөйгәне Айдар белән туй көннәрен уздырдылар. Фтолар карыйбыз: Туйлар.ру
    1089
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:46
    Әлмәттә абыйсы белән сеңлесе туй уздырган
    Әлмәт ЗАГСында гадәти булмаган туй узган. Сергей һәм Екатерина үзләренең сөйгән ярлары белән туйны бер көнне үткәргән. Шуңа күрә ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы чараны ике парга берьюлы уздырган. - Туйга аларның иң якын кешеләре генә чакырылган иде. Рәхмәтуллиннар белән Шаниннарның гаилә бәйрәмнәре матур узды, - диде безгә ЗАГС хезмәткәрләре. Әлмәт таңнары
    1076
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 11:53
    Татарстанда 2 атна эчендә 11 кеше алкогольдән агуланып үлгән
    Татарстанда 19 нчы августтан 1 нче сентябрьгә кадәр өлкәннәр арасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән бик нык агулануның 42 очрагы теркәлгән. Аларның 11е үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Агулану очраклары республиканың 14 муниципаль районында -...
    1089
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:42
    «Инстаграм» сервисы өзеклекләр белән эшли
    «Инстаграм» сервисы эшенә карата шикаять белдерәләр. челтәр бөтен дөньяда өзеклекләр белән эшли. Шикаятькә каршы җавап та алынды. "Без кайберәүләрнең "Инстаграм"ы начар эшләү хакында беләбез һәм проблеманы хәл итү өстендә актив эшлибез. Түземлелегез өчен рәхмәт", - диелгән "Инстаграм"ның "Твиттер"дагы рәсми блогында. Интертат.ру
    1180
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:40
    Итнең килосын 250 сумга алып булачак
    Түбән бәяләр Казанда һәм Чаллыда узачак көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә. 5 сентябрь көнне Казан шәһәрендә һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә. Сыер итен 250-300, дуңгыз итен 230-270 сумнан сатып алып булачак. Ярминкәләр вакытында сатыла торган продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр түбәндәгечә: тавык ите (түшкә) - 110 сум, күркә ите...
    1089
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:18
    Күрше районда мөгезборын сөяге табылган
    Кукмара районынының Иске Каенсар авылында су буенда зур гына сөяк тапканнар. Әлеге табылдык сөякне Казанның милли музеена алып барганнар. Галимнәр аны моннан 10-14 мең еллар элек яшәгән мөгезборынның бот сөяге, дип әйткәннәр. Әлеге сөякнең озынлыгы 39, ә киңлеге 20 сантиметр икән. Шәһри Казан
    1072
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:17
    Казанда яңа арзанлы такси хезмәте
    Казанда Uber такси онлайн-сервисы эшли башлаган. Uber приложениесен App Store, Google Play, шулай ук Windows Phone сайтларыннан алырга мөмкин. Аның ярдәмендә таксиның Казан эчендә хәрәкәт итә торган маршрутларын карарга, юлда бару ничә сумга төшәсен белергә дә мөмкин булачак. Әлеге таксига йөртүчеләрне имтихан бирдереп, бик җентекләп сайлыйлар икән, такси чагыштырмача арзанлы...
    1107
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 09:57
    27 сентябрь көнне айга карамый калма
    Бу вакытта ай җиргә максималь төстә якынлашкан булачак. Ай кешеләргә 14-30 процентка зуррак булып күренәчәк. Мондый күренешне астрологлар супер ай тотылуы дип атыйлар. Мондый хәл узган гасырда биш тапкыр күзәтелгән. Соңгы тапкыр 1982 елда булган. 27 сентябрь көнне әлеге уникаль күренешне күрми калучылар, аны бары 2033 елда гына күрә алачак,...
    709
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 06:58
    «Татар радиосы» ди-джейлары Кырым – Казан арасын ничек узган
    «Татар радиосы» ди-джейлары Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов һәм Әбри Хәбриевнең «УАЗ-патриот» машинасы белән биш көнгә Кырымга китүе турында алдагы саннарның берсендә язган идек инде. Шөкер, егетләр исән-сау әйләнеп кайттылар. Юлда узган вакыт, бару-кайту мәшәкатьләре турында Әбри Хәбриев белән сөйләштек. - Әбри, биш көн эчендә вәгъ­дәгезгә тугры калып, Кырымга...
    452
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 06:51
    "Домодедово" аэропортында янгын чыгу аркасында 3 меңләп кеше эвакуацияләнгән
    Бүген иртән Мәскәүнең "Домодедово" аэропортының подвал этаждагы багаж бүлегендә янгын чыккан. 3 нче катта төтен таралу сәбәпле тиз арада кешеләрне эвакуациялиләр һәм янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Биредә барлыгы 17 сугышчан расчет, 60 янгын сүндерүче, коткаручы эшләгән. Хәзерге вакытта 10 кв.м мәйдан биләгән янгын сүндерелгән. Интертат.ру
    708
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:38
    Килененә пычак кадаган 59 яшьлек каенананы хөкем иттеләр
    Буа районының Адав-Толымбай авылында апрельдә үз өендә килене белән икесе арасында низаг чыгып, аны яралаган 59 яшьлек каенанның суд карары буенча 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул үзара ызгыш вакытында, авырттырырга теләп, пычак алып килененең күкрәк өлешенә, сул кулына кадый. Нәтиҗәдә, киленнең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә. Каенана үз гаебен тулысынча таныды,...
    1061
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:26
    Финанс пирамидаларына чарасызлык түгел, комсызлык этәрә
    Татарстанда 15 мең кеше финанс пирамидасы нигезендә эшчәнлек алып баручы кредит учреждениеләренә үз куллары белән барлыгы 2 миллиард сумнан артык акчаларын тапшырганнар.
    808
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:23
    Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
    Кучкар Кемне дә булса үпкәләтмәс өчен уйлап кына сөйләшегез. Ерак юл ялгызларга парларын табарга ярдәм итәчәк. Үгезбозау Матди проблемалар туганда якыннарыгыз ярдәмгә киләчәк. Нинди дә булса карарлар кабул иткәнче, яхшылап уйлагыз. Игезәкләр Тормышыгызның һәр өлкәсендә гармония булачак. Бу атна яңа танышуларга бай булачак. Кысла Ташып торган көч һәм энергиягез тирә-яктагыларга...
    25
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:18
    Лилиана Ирназарова: «Улыма иптәшкә тагын бер малай алып кайттым»
    "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән Лилиана сөенечен уртаклашкан: - 11 август көнне икенче тапкыр әни булдым. Улыбыз Назарга иптәшкә тагын бер малай алып кайттык. Авырлыгы 3830 грамм, буе 53 см. Сабыйга Диар дип исем куштык. Икенче тапкыр әни булу - бөтенләй икенче хисләр икән. Назар энесен бик ярата. Әле дәү...
    1091
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:15
    17 яшьлек кызны егете кыйнаган
    Буаның "Ашыгыч медицина ярдәме" бүлегенә Таковар авылыннан кыйналган яшь кыз китерелгән. Дөресрәге, аны әнисе алып килгән. Ашыгыч ярдәм бүлегендә әнисе аңлатканча, кич егете белән очрашырга чыгып киткәч, кызының тәнендә, кулларында кыйналган эзләр белән кайтып керүеннән аптырап кала ул. Кызы исә әнисенә егете кыйнавын әйтә. Әнисе кызына кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә...
    390
    0
    0
Реклама