Саба таңнары

5 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 5 сентябрь 2015 - 08:39
    Татарстанда урып-җыю тәмамланып килә
    Барлык мәйданнарның 90 процентында эшләре тәмамланган инде. Татарстанда урак өсте башланганнан бирле барлык мәйданнарның 1377,2 мең гектарынды урып-җыю эшләре башкарылган. Тулаем алганда, 2,9 млн тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача 21,3 центнер икмәк чыга. Интертат.ру
    530
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 08:37
    ФЭСТ каешлары әйләнештән алынды
    1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...
    965
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 08:28
    Рубль бәясе төшүе дәвам итә
    Бүген доллар һәм евро бәясе арткан, ә рубль, киресенчә, төшкән. Доллар гамәлдәге рәсми курстан 1,31 тиенгә , ә евро 1,56 тиенгә артыграк. Экспертлар доллар һәм евро бәясе артуны базарда нефть бәясе кимү белән бәйли.
    532
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 08:22
    Сабада “Автобус” операциясе бара
    Республикада 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк "Автобус" профилактик операциясе бара. Аның кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә пассажирлар йөртүне тикшерәләр, машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр.
    550
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 08:21
    “Экстремизмга – юк!” айлыгы
    Экстремизмга каршы Республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан, 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизга - Юк!» айлыгы игълан ителде. Җәмәгать бер- ләшмәләре, фәнни, яшьләр оешмалары, дини берләшмәләр айлыкта актив катнашырлар дип көтелә.
    551
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 08:14
    “Ак Барс” Банкы – беренчеләргә
    Инде менә 19 ел рәттән "Ак Барс" Банкы ачык акционерлык җәмгыяте Татарстанның беренче сыйныфка баручы һәр укучысына республиканың ике дәүләт телен өйрәнүдә ярдәмлек бүләк итеп килә. Быелгы Белем бәйрәмендә районыбыз мәктәпләрендә дә 384 беренче сыйныф укучыларына "Барсикның хайваннар дөньясында гаҗәеп маҗаралары" дип исемләнгән китап һәм әлеге уен кертелгән компьютер дискы...
    472
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 06:32
    5-6 сентябрь – Парклар һәм скверлар көннәре
    Республика Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 5-6 сентябрь Татарстанда Парклар һәм скверлар көннәре буларак игълан ителде.
    488
    0
    0
  • 5 сентябрь 2015 - 06:24
    Сабалар икенче урын алып кайттылар
    Август ахырында Баулы шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча үткәрелгән Татарстан чемпионатында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Бәйгеләрдә Сабадан килгән катнашучылар уңышлы чыгыш ясадылар. Шәмәрдәннән Нияз Шакиров 200 метрга йөгерүдә һәм озынлыкка сикерүдә, Раил Галиәкбәров коляска белән 1500 метрга узышта, Сабадан Азат Әхмәтов ядрә этәрүдә үз категорияләрендә 1нче...
    536
    0
    0
Реклама