22 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Юл билгеләрен кисеп урлаганнар
Юл хезмәте вәкилләре хәбәр иткәнче, Кама Тамагы - Апас арасындагы юлда авылларга кереп китә торган юллар тирәсендәге 12 билге кисеп алынган. Материаль зыян 70 мең сум тәшкил итә, дип белдерегән "Идел таңнары" газетасына районның юллар идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин. Әлегә югалган юл билгеләре табылмаган, аларны лом кабул итә пунктларына да...
-
Ике кеше боз астына китеп, батып үлгән
Үткән тәүлектә республикада ике кеше балык тотканда су астына китеп, батып үлә. Татарстан суларында боз ката башлаганнан бирле бу инде дүртенче шундый очрак. 15-21 ноябрьдә республиканың су объектларында кеше үлеменә китергән дүрт шундый очрак теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, тагын икесен коткарып калганнар, дип хәбәр итә республика матбугат агентлыгы. Фаҗигале...
-
Кәләш буласың килсә, түлисе була
Дустыма туган көненә үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Утызга җитеп тә кияүгә чыкмаган Гөлсуга хезмәттәшләре кәләш булырга өйрәтүче "дәрес"ләргә биш мең ярым сумлык билет сатып алганнар. Бактың исә, Казанда ил күләмендә танылган белгеч-психолог тренинг үткәргән икән. Мастер-классның исеме "Кияүгә чыгасым килә!" дип атала. Башка берәү булса, бәлки, мондый бүләккә үпкәләр дә иде....
-
Хезмәт хакының минималь күләме арта
Хезмәт министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең координация советы һәм Министрлар Кабинеты минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Хокук саклау органнарында намуслы хезмәте, районда законлылыкны, хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба районы бүлегенең полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре начальнигы Фәрит Кәримулла улы Гатауллин, оператив дежурные Самат Кадыйр улы Хәбибуллин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.