Саба таңнары

Кәләш буласың килсә, түлисе була

Дустыма туган көненә үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Утызга җитеп тә кияүгә чыкмаган Гөлсуга хезмәттәшләре кәләш булырга өйрәтүче "дәрес"ләргә биш мең ярым сумлык билет сатып алганнар. Бактың исә, Казанда ил күләмендә танылган белгеч-психолог тренинг үткәргән икән. Мастер-классның исеме "Кияүгә чыгасым килә!" дип атала. Башка берәү булса, бәлки, мондый бүләккә үпкәләр дә иде....

Дустыма туган көненә үзенчәлекле бүләк ясаганнар. Утызга җитеп тә кияүгә чыкмаган Гөлсуга хезмәттәшләре кәләш булырга өйрәтүче "дәрес"ләргә биш мең ярым сумлык билет сатып алганнар. Бактың исә, Казанда ил күләмендә танылган белгеч-психолог тренинг үткәргән икән. Мастер-классның исеме "Кияүгә чыгасым килә!" дип атала.

Башка берәү булса, бәлки, мондый бүләккә үпкәләр дә иде. Тик Гөлсу гына түгел. Тормыш иптәше булырлык егет эзләп табу өчен мең дә бер төрле ысулны сынап карады инде ул. Урамда таныш түгел кешегә беренче булып сүз кушарга да сәерсенми, Интернеттагы танышу сайтларында да еш аралаша, бер танышу үзәгендә шәхси анкетасы да бар. Насыйп яры гына юк. Хәер, дустыбыз өчен әлеге эш гаиләле булу теләгеннән бигрәк, кызык эзләүгә әверелеп китте бугай.
Тренинг өч көн дәвам иткән. Җомга һәм шимбә көннәрендә мастер-класслар үткәрсәләр, як­шәмбе көнне чәй табыны янында фикер алышканнар. Танылган психолог белән аралашу 5 мең 450 сум тора. Чарада иллегә якын кеше катнашкан. "Күбесе 30-35 яшь тирәсендәге кызлар, - дип сөйләде дустыбыз. - Арада бер тапкыр кияүдә булганнар, балалы хатыннар да җитәрлек. Мондый чарага икенче, өченче тапкыр киләләр икән. Биредә насыйп яр эзләп табу гына түгел, ә бай кияүле булу "сер"ләренә дә өйрәтәләр. Соңгысы белән кызыксынучылар күбрәк тә әле. Ир-атларга нинди хатын-кызлар ошый? Күбрәк әнә шул хакта сөйләделәр. Билгеле нәрсәләр дә бар. Чарага тренинг ярдәмендә гаиләле булган парларны да чакырганнар. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төрле фикер яңгырады. Буйдаклар һәм кияүгә чыкмаганнарга бәйле саннар да китерделәр. Уйланырлык нәрсә бар".
Тренингтан кайткач, Гөлсу хез­мәттәшләрен, акчаны җилгә очыргансыз, дип сүгеп ташлар дигән идем, ялгышканмын, ахры. Психолог "дәрес"ләрен ошатып кайткан ул. Хәер, Гөлсу кебекләр күп икән. Интернетта мондый тренинглар турында мәгълүмат шактый. Психологлар ялгызак­ларга шәхси "осталык дә­рес"ләре дә үткәрә. Әлеге хезмәт өчен уртача җиде мең сум акча сорыйлар. Арада өч атна эчендә үк булачак тормыш иптәшеңне табып бирергә вәгъдә итүчеләр дә бар. Соңгылары белгеч булудан бигрәк, тылсымчыга охшаган, әлбәттә.
Авылларда янә димчеләрне кире кайтару турында сөйләшә башлаган арада, үзләрен пси­хо­лог­лар дип танытучылар да кул кушырып утырмый. Тик акчага корылган эшнең файдасы бармы?
Әйе.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
- Ил күләмендә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәлә­ренә генә игътибар итегез. Рес­пон­дентларның өчтән бере дуслары, танышлары арасында 30 яшьтән дә өлкәнрәк булган ир-атлар булуын әйткән. Кияүгә чыкмаган хатын-кызлар турында сөйлә­гәндә, әлеге күрсәткеч 39 процент тәшкил итә. Проб­лема чыннан да бар. Ни өчен гаилә төзергә ашыкмыйсыз, ди­гән сорауга күпчелек, үз өстемә җа­ваплылык аласым килми, дип җавап бирә бит. Мәхәббәт, хис­ләр турында сөйләүчеләр сирәк. Бигрәк тә яше утыздан узганнар арасында. Психолог, белгеч буларак, проблеманы яхшы белә. Шуңа күрә ялгызак­ларга ярдәм итә ала. Димчеләр дә нигездә шул ук психологлар бит инде.
Юк.
Рәмзия ХУҖИНА, ЗАГС хезмәткәре:
- Мин ялгызаклар проблемасын кешенең үзенә генә бәйләп калдыруга каршы. Бу - җәмгыять проблемасы. Бүген кызларга машиналы, фатирлы егетләр кирәк. Көчле затлар исә еш кына шул таләпләргә җавап бирергә тырышып, яхшы эш эзли. Кияүгә чыгарга, өйләнергә ашыкмыйлар. Бө­тен нәрсә акчага корылган заманда яшибез икән, психо­логларның киңәш-табыш биреп утыруыннан ни файда?
Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: